Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сания Ибраһимова: “Һәр язмыш өчен җаваплылык тоям”

Әти-әнисе аны кечкенәдән тырыш, хезмәт сөючән итеп үстергән. Мәктәптә дә бу сыйфаты яхшы укуы аша чагылып килгән. Укытучылары аның алдына куйган максатына ирешүчән үҗәтләрдән булуын әйтә. Кечкенәдән ул юрист булу турында хыяллана. Казан Дәүләт Университетын тәмамлагач, Азнакай мәшгульлек үзәгендә юрист булып эшләп, тәүге тәҗрибәсен туплый. 2000 елда Сания Риф кызы...

Әти-әнисе аны кечкенәдән тырыш, хезмәт сөючән итеп үстергән. Мәктәптә дә бу сыйфаты яхшы укуы аша чагылып килгән. Укытучылары аның алдына куйган максатына ирешүчән үҗәтләрдән булуын әйтә. Кечкенәдән ул юрист булу турында хыяллана. Казан Дәүләт Университетын тәмамлагач, Азнакай мәшгульлек үзәгендә юрист булып эшләп, тәүге тәҗрибәсен туплый.

2000 елда Сания Риф кызы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан Азнакай районы буенча 1нче суд участогы җәмгыяви судьясы итеп билгеләнде. Ул елны районда 3 суд участогы оешты.

-Миңа суд системасының мөһим звеносы саналган җәмгыяви судьялар институтына нигез салуда катнашу бәхете тиде, - дип искә ул елларны. - Башта без Азнакай шәһәр суды бинасына урнаштык. Безнең карамакта нибары 3 кабинет, аларның берсендә без - яңа гына билгеләнгән 3 судья һәм калганнарында - секретарьлар белән канцелярия. Үзебезнең суд заллары әле юк иде. Федераль һәм җәмгыяви судьялар булган 3 залны график нигезендә минутлап бүлешә идек. Моннан тыш, шушы ук бинада район прокуратурасы да урнашкан иде бит әле. Бик тыгын булса да, узара аңлашып эшләдек. Гражданлык, җинаять, административ эшләр шактыйга җыела, кайчакларда төн уртасына кадәр калган чаклар да булгалады. Әмма, безгә, җәмгыяви судьяларга шәһәр суды җитәкчелеге зур ярдәм күрсәтте. Һәр атнада судьяларның укулары, киңәшмәләр үткәрелеп килде, ул хәзер дә шулай. Аларда дөрес карарлар кабул итүдә суд практикасы өйрәнелә.

Сания Ибраһимова эшләрнең күпчелеген никах, гаилә хәлләре, хезмәт хакы түләү, административ хокук бозулар белән бәйлеләре тәшкил итүен әйтә. Аерылышканда ир-атларның балалары турында уйламавы, комсызланып мөлкәт бүлешүе, алимент түләмәс өчен теләсә нинди ялганга барулары, гаилә тормышын аракыга алыштырулары борчый аны. Сүз дә юк, иректән мәхрүм итү турында карарлар чыгару җиңел түгел.

-Инде 15 ел җәмгыяви судья булып эшләсәм дә, суд процессында һәр язмыш өчен зур җаваплылык тоям, - ди ул. - шуңа да хөкем карарын чыгарганчы, барсын да ныклап уйлыйм, үлчим, материалларны ныклап торып өйрәнәм, бары тик закон кысаларында гына эш итәм.

2006 елда җәмгыяви судьялар аппараты белән яңа иркен бинага күчте. Биредә эшләүчеләр заманча шартлар тудырылудан бик канәгать.

Эшләү дәверендә Сания Риф кызы үзен принципиаль, закончалыкларны һәм суд практикасын яхшы белүче судья итеп танытты. Ул гадел, инициативалы белгеч. Судья караган гражданлык, җинаять һәм административ эшләр һәрчак яхшы нәтиҗәле. Сания Ибраһимова үзбелемен даими күтәрү өстендә эшли, эзләнүчән, һөнәри квалификациясен күтәрү белән мәшгуль, заманча мәгълүмати технологияләрдән дә актив файдалана. Ул республикада беренчеләрдән булып, шәһәр суды һәм район җитәкчелеге ярдәме белән эшләрне видеоконференция элемтәсе кулланып карауга кереште.

Озак еллар һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Сания Риф кызы РФ судьялар Советының "Россиядә суд реформасына 150 ел" медаленә лаек булды. 2015 ел нәтиҗәләре буенча "Ел судьясы" исемен алуы да барыбыз өчен дә зур горурлык. Коллегабызга киләчәктә дә һөнәри уңышлар телибез!

Азнакай шәһәр судының "Фемида" матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сания Ибраһимова: “Һәр язмыш өчен җаваплылык тоям”