Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Санаулы гына көннәр калды

Бүгенге көндә арпа, борчак, көзге арыш һәм бодай культуралары тулысынча җыеп алынды. Районда төп көч һәм игътибар язгы бодайны җыйнауга юнәлдерелгән. Шулай ук карабодайны егарга кирәк. Табигать моңа кадәр урып-җыю эше белән мәшгуль игенчегә карата мәрхәмәтле булды. Ләкин синоптиклар якындагы көннәрдә яңгырлар да вәгъдә итә. Шуңа да алтын бәясенә торган...

Бүгенге көндә арпа, борчак, көзге арыш һәм бодай культуралары тулысынча җыеп алынды.
Районда төп көч һәм игътибар язгы бодайны җыйнауга юнәлдерелгән. Шулай ук карабодайны егарга кирәк. Табигать моңа кадәр урып-җыю эше белән мәшгуль игенчегә карата мәрхәмәтле булды. Ләкин синоптиклар якындагы көннәрдә яңгырлар да вәгъдә итә. Шуңа да алтын бәясенә торган ашлыкның бөртеген дә югалтмыйча җыеп алу төп бурыч булып тора. Һәрбер соңга калган көн уңышның югалуына китерүен онытмаска кирәк. Бүгенгә язгы бодайның 30 проценты җыйнап алынган. «Тукай», «Марс», «Чалпы», «Союз-Агро», «Мөстәкыймов ис.» хужалыклары бүген-иртәгә уракны тәмамлау алдында тора. Гомумән алганда районда 20 августка урып-җыю эшләрен тулысынча тәмамлау бурычы куелган, узган штаб утырышында барлык хуҗалык җитәкчеләре дә әлеге бурычны үтәргә ышандырды.
Урып-җыю эшләре барышында хуҗалыклар шәһәрлеләрнең, оешма-предприятиеләрнең ныклы ярдәмен, бигрәк тә автотранспорт белән тәэмин итүдә, тоялар. Игеннәрне суктыруда 2 «Кейс» һәм 3 «Нью Холланд» катнашында ярдәм бригадалар эшли.
Кышкы уҗым культураларын чәчеп калдыру вакыты җитте. Әлегә дым бар. синоптиклар фаразлавынча яңгырлар да килсә, күбрәк чәчәргә өлгергән хуҗалыклар күпкә отачак, орлыкларның тернәкләнеп китүенә ышаныч булачак.
Бу көннәрдә халыкка пай җирләре өчен ашлык, печән бирү дәвам итә. Печән төргәген 500 сумнан да арттырмау, ә саламны бушка бирү бурычы куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Санаулы гына көннәр калды