Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Салкыннарда янгын куркынычы арта

Яңа елның беренче аенда Азнакай район территориясендә 6 янгын теркәлгән, аларның 5е торак секторында. Статистика мәгълүматлары буенча янгыннарның күпчелеге торак йортларда була. Мәсәлән, 2011 елда 32 янгын булып, анда 5 кеше һәлак булган. Салкыннар башлануга, кешеләр үзләренең торакларын актив рәвештә җылыта башлыйлар. Нәтиҗәдә, барлык электр белән җылыту приборлары тулы көченә...

Яңа елның беренче аенда Азнакай район территориясендә 6 янгын теркәлгән, аларның 5е торак секторында. Статистика мәгълүматлары буенча янгыннарның күпчелеге торак йортларда була. Мәсәлән, 2011 елда 32 янгын булып, анда 5 кеше һәлак булган.

Салкыннар башлануга, кешеләр үзләренең торакларын актив рәвештә җылыта башлыйлар. Нәтиҗәдә, барлык электр белән җылыту приборлары тулы көченә кулланыла. Бу янгын чыгу куркынычын арттыра. Көчле салкыннар янгыннарны сүндерүдә дә авырлыклар тудыра. Мондый көннәрдә янгын гидрантларындагы суның кату һәм көрт басу очраклары күп.

Көчле салкыннарда һәркемнең аеруча игътибарлы һәм сак булуы таләп ителә. Ясалма, төзек булмаган җылыту приборларыннан файдалану, мичләрне 3 сәгатьтән дә артык ягу һәм караучысыз калдыру тыела. Янгын очрагында 01, кәрәзле телефоннан 112 номеры аша шалтыратырга кирәк.

Равил Хөсәенов, күзәтчелек хезмәте бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев