Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Салават Миңнеханов белән Гүзәлем шаккаттыра

Якташларыбыз Салават Миңнеханов белән Гүзәлем татар эстрадасында гына түгел, башка өлкәләрдә дә популярлаша баралар.

Әле генә үз кибетләрен ачкан иделәр. Әле менә тагын Инстаграмда яңа хәбәр:

“Гаиләбезгә матур йола кереп бара, Аллага шөкер. Туган көнемне бәләкәч балалар белән үткәрү һәм аларга бәйрәм ясау. Узган елны ятим балалар (35 бала) белән үткән булса, бу елны мин мөмкинлеге чикле балаларны чакырырга булдым. Монысында кеше саны да күбрәк иде. 65 бала (һәрберсенең әнисе яисә әтисе, әбисе дә бар иде).

Үзебез инициаторлар булсак та, безгә бик күп олы йөрәкле кешеләр кушылды. Шуңа күрә бу безнең уртак изге гамәл, катнашкан дусларым!

Инвалид баланы карау, тәрбияләү, үстерү бик авы, без моны барыбыз да аңлыйбыз. Күпме көч түгә әти-әниләр. Без 3 сәгатькә генә булса да балаларны да, аларны караучы әниләрне дә ял иттерергә, күңелләрен күтәрергә тырыштык. Аларга ошагандыр дип ышанып калабыз.

Барыгызга да рәхмәт! Сау сәләмәт булыйк, гомернең кадерен белеп, бер-беребезгә булышып яшик,“ – дип яза Гүзәлем.

Әфәрин, Азнакаебызның йөзенә кызыллык китермисез, матур эш-гамәлләр белән яшисез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев