Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Салават белән Гүзәлем журналистлар алдында нишләгән?

Бүген Казанның "Ривьера" матбугат залында җырчы Салават Миңнеханов белән Гүзәлем 11 апрель көнне башкалабызда узачак "Телепортация" дип исемләнгән концертлары алдыннан журналистларны очрашуга җыйды. Биредә сүз әлеге концерт һәм җырчыларның шәхси тормышы турында барды. - Күпләр "телепортация" сүзенең мәгънәсенә төшенеп тә бетә алмыйдыр. Нигездә, концертның техник ягы бай эшләнелде, - диде...

Бүген Казанның "Ривьера" матбугат залында җырчы Салават Миңнеханов белән Гүзәлем 11 апрель көнне башкалабызда узачак "Телепортация" дип исемләнгән концертлары алдыннан журналистларны очрашуга җыйды. Биредә сүз әлеге концерт һәм җырчыларның шәхси тормышы турында барды.

- Күпләр "телепортация" сүзенең мәгънәсенә төшенеп тә бетә алмыйдыр. Нигездә, концертның техник ягы бай эшләнелде, - диде Салават Миңнеханов. - Гади генә сәхнәгә чыгып, мәзәк сөйләп, кире пәрдә артына кереп китү дигән сүз түгел. Идеясен бергәләп уйладык. Режиссёры - әнием. Ә менә сценариесен "Татар радиосы" ди-джее Гөлназ Сәфәрова язды. Концертта бик күп артист катнаша. Бөтен татар эстрадасы түгел, әлбәттә. Алла боерса, киләчәктә "Телепортация 2" проекты да булырга мөмкин. Бу концерт программасы белән инде шактый шәһәрләрдә булдык. Тамашачы бик җылы кабул итә. Азнакайда куйган концертта "Кил, кил" клибында төшкән "энерджайзер" әби дә катнашты. Ул сәхнәгә чыгу белән бөтен зал көчле алкышларга күмде. Хәзер инде клипта төшкән әби белән бабай: "Сез безне популяр иттегез", - дип әйтәләр. Алар Казанда узачак сольный концертыбызда да булачак. Нинди кызыклы шәхес икәнлекләрен концертка килгәч, үзегез дә күрә алачаксыз, - диде Салават Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Салават белән Гүзәлем журналистлар алдында нишләгән?