Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Салават белән Гүзәлем концертларын туктатырга мәҗбүр

Җырчыларның концерт графиклары берничә атналар, хәтта берничә айлар алдан төзелә. Әмма, ни кызганыч, дөнья булгач, төрле хәл була, бар да планлаштырганча гына бармый. "Гүзәлем белән бергә чирләп киттек әле, грипп иярде", - диде Салават Миңнеханов "Матбугат.ру" хәбәрчесенә. Температуралары да югары икән. Шул сәбәпле концертлары турын туктатып торырга мәҗбүр булганнар. 22...

Җырчыларның концерт графиклары берничә атналар, хәтта берничә айлар алдан төзелә. Әмма, ни кызганыч, дөнья булгач, төрле хәл була, бар да планлаштырганча гына бармый.

"Гүзәлем белән бергә чирләп киттек әле, грипп иярде", - диде Салават Миңнеханов "Матбугат.ру" хәбәрчесенә. Температуралары да югары икән.

Шул сәбәпле концертлары турын туктатып торырга мәҗбүр булганнар. 22 март көнне Мамадышта һәм 23 март көнне Кукмарада буласы тамашалар кичектерелеп тора.

Шулай ук, иртәгә Салават белән Гүзәлем каләм һәм микрофон әһелләрен җыеп, матбугат конференциясе оештырмакчылар иде. Ул да булмый.

Җырлы гаиләгә тизрәк терелүләрен теләп калабыз.

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Салават белән Гүзәлем концертларын туктатырга мәҗбүр