Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Саклык кирәк

Өскә дә кара, аска да кара Быелгы кышны һич аңларлык түгел. Әле генә һава торышы 5-6 градус салкын булып, икенче көнгә кинәттән генә бер градуска кадәр үк җылыта да, берничә көннән янә зәмһәрир салкыннары белән куырып ала. Беркөннәрдә, төшке ашка кайтып барыш, Ленин урамындагы кибетләр янәшәсеннән атлаганда бермәл шапылдап алга...

Өскә дә кара, аска да кара Быелгы кышны һич аңларлык түгел. Әле генә һава торышы 5-6 градус салкын булып, икенче көнгә кинәттән генә бер градуска кадәр үк җылыта да, берничә көннән янә зәмһәрир салкыннары белән куырып ала. Беркөннәрдә, төшке ашка кайтып барыш, Ленин урамындагы кибетләр янәшәсеннән атлаганда бермәл шапылдап алга гына боз сөңгесе килеп төшмәсенме! Менә бар, алдың-артың карамыйча уйланып... Әле ярый башка төшмәде, дип сөенергә дә өлгермәдем, артта тагын берсе аяк астына төшеп чәлпәрәмә килде. Сөңгеләрнең миңа һөҗүме шунда тукталды, алга таба тротуар тасмалап алынган, түбә астына якын торган җәяүле юлы ябылып, аны урабрак узасы иде. Шунда, ирексездән, "коммунальщиклар" адресына күңелдә җылы фикерләр уянып китте: алар чарасын күрмәгән булса, башыңа сөңге төшеп хаста да булып ятарсың, Алла сакласын. Үзебезгә дә алны-артны карап йөрергә, сак булырга кирәк тә бит, югыйсә, бәла аяк астында гына. Узган елларда боз сөңгеләренең хәтта коляскада яткан нарасыйлар тормышына куркыныч салуын да онытмыйк, ә инде башы тишелгән, арка-күкрәкләренә зыян килүчеләрне әйтеп тә торасы юк.
Көннәр суыткач, боз сөңгеләре хәзер юк инде, әмма кышның әле яртысы алда. Алар хакимлек итәчәк март ае киләсен дә онытмыйк.
Ансы, кышын-язын баш очыңа гына түгел, аяк астыңа да карап, сак йөрергә кирәк шул. Чак кына кар яумый тордымы, юл бозлавыкка әйләнә дә куя. Монсы да яман нәрсә: кайда басарга, ничек атларга белмисең. Ярый да әлеге дә баягы коммуналь хезмәтендәгеләр вакытында ком сибеп торса, ә бит ял көннәрендә үзәк урамнарда да тротуарлардан һич үтеп йөрмәле булмады. Дөрес, дүшәмбе көнне бозлавык урыннарга ком сибелде, хәтта кайбер җирдә ул артыграк та түшәлде кебек.
Көннәр шулай бер җылытып, бер суытып торган узган атнадагы мөрәҗәгатьләр белән кызыксынып, ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтыраттык. Алар шушы 6-7 көн эчендә егылып имгәнү алуның 11 очрагы теркәлүен җиткерде. Ә "үтәр әле", дип өенә кайтып ятканнары тагын күпмедер?!
Шулай җәмәгать, кышкы һава торышы тудырган афәтләрдән үзебезгә дә сак булырга, сөңге-бозлавыкларга каршы чара күрүчеләрнең дә үз эшләренә җаваплы каравы кирәк. Быелгы кыш кар көртләренә бай, әле дә ярый тиешле хезмәтләр урамнарны да планлы нигездә чистартып, карын чыгарып тора. Мөрәҗәгать иткән оешма-предприятиеләр ишегалларын ялт иттерергә дә өлгерәләр.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Саклык кирәк