Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сакланганнны – саклармын. Азнакайлылар су басуларга әзер булыйк!

Быел язгы су басулар ул кадәр зур куркыныч тудырмаса да, алдан саклык чаралары күрү зарур. "Безнең район авылларына ташу куркынычы янаучы - Ык елгасы. Районда Ык буе зонасына 19 торак пункты керә. Ә бу 220 йорт дигән сүз. Су басу куркынычы янаган берничә йорт бар. Елга буе зонасы махсус күзәтү...

Быел язгы су басулар ул кадәр зур куркыныч тудырмаса да, алдан саклык чаралары күрү зарур. "Безнең район авылларына ташу куркынычы янаучы - Ык елгасы. Районда Ык буе зонасына 19 торак пункты керә. Ә бу 220 йорт дигән сүз. Су басу куркынычы янаган берничә йорт бар. Елга буе зонасы махсус күзәтү астында. Сарлы һәм Урсай авыллары янына су күтәрелешен контрольдә тотучы ике гидропост урнаштырылды, халыкны эвакуацияләү буенча чаралар планы эшләнде. Су күтәрелгән очракта вакытлы тору урыннары билгеләнде. Анда беренчел медицина ярдәме күрсәтү, бераз яшәп тору өчен мөмкинлекләр тудырылган", - ди янгын сагының Азнакай гарнизоны начальнигы Рөстәм Хәйруллин.

Су басу куркынычы булган зоналарда яшәүчеләр үзләре дә йорт ихаталарын кардан чистартырга, терлекләрен, матди байлыкларын саклау чараларын алдан ук кайгыртып куярга бурычлы. Иң әһәмиятлесе: каушап калмаска! Документлар һәм башка кыйммәтле әйберләрне су үтмәслек итеп төреп, җыйнап кую, йортның өске катына күчерү, җылы, су үтмәслек киемнәр, йөзү җайланмалары әзерләп кую зарур. Суның торак йортларга якынаю куркынычы туса, электрүткәргечләрен челтәрдән өзәргә, газны сүндерергә, тәрәзәләрне капларга кирәк. Мал-туар, кече дусларыбызның иминлеге хакында да онытмыйк! Аларны бинадан чыгарырга, этләрне бәйдән ычкындырырга кирәк. Су күтәрелә икән, ярдәм килгәнчегә кадәр өске катка, я биегерәк урынга менеп, күренә торган урынга тукыма элеп, ә төнлә яктырткыч белән хәбәр бирергә кирәк. Су басу зонасыннан җитди сәбәпләр булганда гына (зыян күрүчегә медицина кирәк булса; өске катларны да су баса башласа ...) мөстәкыйль чыгарга мөмкин. Бу очракта ышанычлы йөзү җайланмасы булу шарт, агымсу юнәлешендә генә хәрәкәтләнергә, авыр әйберләрне ташларга кирәк. Ә су баскан икән инде, бинага җимерелеп төшү куркынычы булмаганда гына керегез; электр утларын кабызмагыз, ачык уттан файдаланмагыз, чөнки газ челтәре, электрүткәргечләргә зыян килгән булырга мөмкин. Суланган ризыкны кулланмагыз! Иминлегебез үз кулыбызда булуын онытмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сакланганнны – саклармын. Су басуларга әзер булыйк!