Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сак булыгыз, талпан!

Талпан энцефалиты -талпан тешләү нәтиҗәсендә туган вируслы инфекцияле чир. Ул баш һәм арка миен зарарлый һәм параличка китерә. Талпанны язын урман-кырларда, бакчаларда, паркларда очратырга мөмкин. Аеруча кардан иртә ачылган, вак куаклар белән капланган җирләрдә сак булырга кирәк. Талпан күбрәк кием тәнгә тиеп тормаган җиргә - чәчкә, култык һәм касык өлешенә...

Талпан энцефалиты -талпан тешләү нәтиҗәсендә туган вируслы инфекцияле чир. Ул баш һәм арка миен зарарлый һәм параличка китерә.

Талпанны язын урман-кырларда, бакчаларда, паркларда очратырга мөмкин. Аеруча кардан иртә ачылган, вак куаклар белән капланган җирләрдә сак булырга кирәк.

Талпан күбрәк кием тәнгә тиеп тормаган җиргә - чәчкә, култык һәм касык өлешенә ябыша. Моннан тыш, талпан йорт хайваннары, чәчәкләр, утын белән дә кайтырга мөмкин. Кешеләрнең шулай ук инфекция йоктырган кәҗә, сарык, сыер сөте аша да зарарлану очраклары билгеле. Аеруча бу куркыныч урманда эшләүчеләргә (урманчылар, аучылар һ.б.) ныграк яный.

Талпан энцефалиты кискен башланып китә: өшетә, тән температурасы 38-39 градуска күтәрелә, баш авырта, тән сызлый, күңел болгана, укшыта, йокы бозыла, саташтыра. Савыгу чоры 2 елга кадәр сузылырга мөмкин. Мускулларның атрофик параличыннан кеше өлешчә генә савыга. Авыручыларның 5-10 % ы вафат була.

Күп кенә авыр инфекцияле чирләрдән алдан вакцина ясатып сакланырга була. Вакцина ясатмаган кешеләр чирне катлаулы кичерә. Талпан энцефалитына каршы РФ дә рөхсәт ителгән вакциналар кулланалар.

Талпаннар һөҗүменнән саклану өчен:

-урманга барганда тәнгә сыланып торган, озын җиңле, молния замоклы кием кияргә кирәк, ул фабрикада репеллентлар һәм инсектицидлар белән белән эшкәртелгән материалдан тегелгән булса, тагын да яхшырак;

-талпаннарны куркытучы һәм үтерүче нәтиҗәле чараларны инструкция буенча кулланырга.

Әгәр дә инде талпан тәнегезгә ябышкан икән, кичекмәстән медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итегез. Тиз арада мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булмаса, талпанны пинцет яки җеп ярдәмендә үзегез ала аласыз. Пинцетны бора-бора, ә җепне мөмкин кадәр тәнгә якынрак урыннан талпанга бәйләп, әкрен генә тартырга кирәк. Яра урынын йод белән эшкәртегез. Тәнегездән алган талпанны дымлы чүпрәк кисәге салынган герметик савытка урнаштырып, инфекция бармы-юкмы икәнлеген тикшерү өчен лабораториягә илтегез.

Исегездә тотыгыз: вакцинация - талпан энцефалитыннан иң ышанычлы саклану чарасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев