Грипп - вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) төркеменә керә. Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш, ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру.
ОРВИ - киң таралган чир. Россиядә ел саен аның белән 27дән 40 миллионга кадәр кеше авырый. Аның вируслары селәгәй, сулыш алганда барлыкка килгән юешлек аша, сөйләшкәндә, елаганда,...
Грипп - вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) төркеменә керә. Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш, ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру.
ОРВИ - киң таралган чир. Россиядә ел саен аның белән 27дән 40 миллионга кадәр кеше авырый. Аның вируслары селәгәй, сулыш алганда барлыкка килгән юешлек аша, сөйләшкәндә, елаганда, төчкергәндә, ютәлләгәндә тарала. Башкаларга ул шул ук һаваны сулаганда яки бер үк көнкүреш әйберләреннән файдаланганда күчә. Әлбәттә, халык аеруча җыелган җәмәгатьчелек урыннарында грипп эләктерү ихтималы аеруча зур.
Әлеге инфекция тиешенчә дәваланмаганда үпкә ялкынсынуы тудырырга мөмкин. Балаларда борын, колак авыруы туу, менингит башлану ихтималы да юк түгел. Грипп бигрәк тә сабыйлар һәм өлкән яшьтәгеләр, шулай ук ВИЧ-инфекциялеләр, каты авырулылар өчен куркыныч тудыра.
Гриппның беренчел билгеләре: тән температурасы күтәрелү, баш авырту, йокы килү, хәлсезлек, баш чүмече авырту, күкрәктә авырту тою, юеш, канлы ютәл, косу, яктылыкка түзә алмау. Үзегездә шундый үзгәрешләр туганда кичекмәстән табибка күренү кирәк. Әлбәттә, грипп эләктергәндә өйдән чыкмавың хәерлерәк. Суны күп эчү тән температурасын төшерергә ярдәм итә. Ә инде температураны төшерү препаратларын ул 38,5 градустан артканда гына куллану кирәк.
Билгеле, авыруны дәвалауга караганда аны булдырмый калуың хәерлерәк. Моның иң яхшы ысулы - вакцинация. Саклану срогы - 1 ел, шуңа да ел саен ясату кирәк. Әлбәттә, тәнне чыныктыру шулай ук зур әһәмияткә ия.
Луиза МОРАДЫМОВА,
медпрофилактика кабинеты мөдире
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев