Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сабыйларыбыз өчен “Лучик”ны бергәләп ачыйк!

​​​​​​​7 июль көнне 10.00 сәгатьтә шәһәребезнең “Чатыр-Тау-арена” спорт сараенда мөмкинлекләре чикле сабыйларыбыз өчен төзелгән интерактив бүлмәне ачу тантанасы була.

Барыгызны да заманча эшләнгән, матур, спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы җиһазланган бүлмәне хозур кылырга чакырабыз. Әлеге иҗтимагый проект “Безнең заман” инициатив төркем тарафыннан илебезнең төрле почмакларында яшәүче изге җанлы кешеләр, эшмәкәрләр, юридик затлар ярдәме белән тормышка ашырылды. Мөмкинлекләре чикле балаларга шундый зур мөмкинлекләр тудыруда ярдәм иткән һәммә кешегә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Бу көнне 10.30 сәгатьтә Ишкәев исемендәге паркта мөмкинлекләре чикле балалар өчен традицион җәйге очрашу – кече Сабантуй да оештырыла. Барыгызны да бәйрәмгә көтеп калабыз!

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев