Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сабый күңеле пыяла, саксыз кагылсаң уала

Ул бүген «икеле» алды. Өйдә аны тагын ачуланачаклар, чөнки уку башланганнан бирле математикадан җүнле билге куйганнары юк. Яшереп кала торган да түгел шул, бар да электрон көндәлектә ярылып ята. Бәлкем өйгә кайтып тормаскадыр? Начар билге өчен ачуланганда баласы алга таба тырышыр дип өметләнә әти-әни, һич кенә дә башына әнә шундый...

Ул бүген «икеле» алды. Өйдә аны тагын ачуланачаклар, чөнки уку башланганнан бирле математикадан җүнле билге куйганнары юк. Яшереп кала торган да түгел шул, бар да электрон көндәлектә ярылып ята. Бәлкем өйгә кайтып тормаскадыр?

Начар билге өчен ачуланганда баласы алга таба тырышыр дип өметләнә әти-әни, һич кенә дә башына әнә шундый уйлар килер дими. Баласы өйдән чыгып китеп кенә калса ярый, ә бит үз-үзенә кул салучылар да бар.

Кызганычка каршы, бездә балага карата җәбер-золымны көч куллану дип кенә аңлыйлар. Төрле сүзләр белән мыскыл итү, нигезсез тәнкыйть, читкә кагу, әти-әнинең ызгышуы, бер-берсенә кул күтәрүе, тиешле тәрбия булмау да бала күңеленә зур травмалар сала һәм болар өчен дә җинаять җаваплылыгы каралган.

- Агымдагы елның 9 аенда гына да безнең тикшерүчеләр ата-аналарга карата 6 җинаять эше кузгаттылар. Берәү 4 елга ирегеннән мәхрүм ителде, башкалар шартлы җәза белән калды, бу аларга сабак булыр дип өметләнәбез, - ди районара тикшерү бүлеге җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Илдар Зәйнуллин.

Җинаять җаваплылыгына тартылганнар арасында эчкече әти-әниләр дә бар. Юк кына сәбәп, әйтик, ашарга сораган, йокларга комачаулаган өчен дә баласына сугып җибәрергә, әллә нинди әшәке сүзләр белән кычкырырга мөмкин андыйлар. Бу гаиләләрдә пычраклылык хөкем сөрә, балалар ач-ялангач.

Илдар Зәйнуллин белдерүенчә, Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 117 нче маддәсе буенча баласына карата җәбер-золым кылган ата-аналарны өч елдан җиде елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Әмма әти-әнисез балага бу тормышта тагын да авырга туры киләчәк бит.

Зөлфия ХӘМИТОВА, яшь хәбәрче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабый күңеле пыяла, саксыз кагылсаң уала