Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һәрьяклап үрнәк!

15 май - Халыкара Гаилә көне Әлеге бәйрәм ООН Генераль Ассамблеясы тарафыннан 1994 елдан оештырыла. Гаиләләргә иминлек, сәламәтлек, бәхетле тормыш телибез. Бәйрәм белән! Редакция почтасыннан алынган түбәндәге хат тату гаилә хуҗасы, үрнәк әтиләрнең берсе хакында. А.Галәвов хәрби хезмәттә чакта Галәвов Арслан - үрнәк әти. Ул шаян, көр күңелле кеше. Улы...

15 май - Халыкара Гаилә көне

Әлеге бәйрәм ООН Генераль Ассамблеясы тарафыннан 1994 елдан оештырыла. Гаиләләргә иминлек, сәламәтлек, бәхетле тормыш телибез. Бәйрәм белән! Редакция почтасыннан алынган түбәндәге хат тату гаилә хуҗасы, үрнәк әтиләрнең берсе хакында.

А.Галәвов хәрби хезмәттә чакта

Галәвов Арслан - үрнәк әти. Ул шаян, көр күңелле кеше. Улы Рөстәм Актүбә бистәсенең "Ялкын" балалар бакчасына йөри. Арслан былтыр бакчабызда узган "Ягез әле, әтиләр!" бәйгесендә катнашып, "Иң сәләтле әти" исемен яулады. Ул читкә китеп эшли, шуңа да уллары Алмаз һәм Рөстәм аны бик сагынып көтеп алалар. "Әтиебез - иң көчле, иң акыллы, иң юмарт", - дип горурланалар.

Арслан Чечняның кайнар нокталарында хезмәт иткән. Хәзерге көндә аның энесе Рамиль да армия сафларында. Ул һәрнәрсәдә абыйсыннан үрнәк ала.

Арслан кебек яхшы, актив әтиләр булганда, яшәү дә бермә-бер күңелле!

Г.ГАЛИУЛЛИНА, Г.ГӘРӘЕВА, Актүбә бистәсе 1 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев