Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рузалия Гарипова Азнакай гимназистларын белемне тормышта кулланырга өйрәтә

Кыз бала гадәттә укытучы яки табиб булу турында хыяллана. Рузалия дә, урта белем алгач, кечкенә чактагы хыялын тормышка ашыру өчен Алабуга педагогия институтына юл тота. Ул хезмәт юлын Азнакай 1 нче урта мәктәбендә башлап җибәрә. Ә инде шәһәребездә татар гимназиясе ачылгач, шунда күчә. Менә өч дистә елга якын Рузалия Гарипова...

Кыз бала гадәттә укытучы яки табиб булу турында хыяллана. Рузалия дә, урта белем алгач, кечкенә чактагы хыялын тормышка ашыру өчен Алабуга педагогия институтына юл тота.


Ул хезмәт юлын Азнакай 1 нче урта мәктәбендә башлап җибәрә. Ә инде шәһәребездә татар гимназиясе ачылгач, шунда күчә. Менә өч дистә елга якын Рузалия Гарипова башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирә.

Ул кояш кебек якты йөзле, киң күңелле, һәр бала, ата-ана белән уртак тел таба белә. Укучылары да үзе кебек ихлас һәм ярдәмчел булулары белән аерылып тора, төрле түгәрәкләргә йөриләр, конкурсларда актив катнашалар.

Рузалия Гарипованың нәтиҗәле хезмәте "Мәгарифтә казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бәяләнде. Ул гел яңалыкка омтылып эшли.


- Федераль дәүләт стандартлары буенча укыту күпкә кызыклы һәм отышлы дип саныйм. Тормыш белән бәйләнеш зур, - ди укытучы.


Җәмәгате Әнфәс тә искиткеч тырыш, эшчән. Тату, һәръяктан үрнәк гаиләдә тәртипле һәм инсафлы ул белән кыз үстереп, аларга канат куеп очырдылар, онык сөю бәхетенә дә ирештеләр.


Рузалия Гарипова - инде зур тормыш тәҗрибәсе туплаган педагог. Ул заман белән бергә атлый, балаларны һәм эшен ихлас ярата.


Сөмбел Мостафина, гимназия китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рузалия Гарипова Азнакай гимназистларын белемне тормышта кулланырга өйрәтә