Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рухларына дога кылабыз

Шәмсевафа Шиһабиеваның биш улын, ике киявен бер-бер артлы сугышка алалар. Аның бары ике улы гына яу кырыннан исән-имин әйләнеп кайта алды. Борһанетдине фронтка 1941 елның 1 августында китә. Тормыш алып бару 71 яшьлек әби белән килен җилкәсенә кала. Килен дә, озак тормый, аны ташлап авылдан китә. Татшуганда яшәүче кече кызы...

Шәмсевафа Шиһабиеваның биш улын, ике киявен бер-бер артлы сугышка алалар. Аның бары ике улы гына яу кырыннан исән-имин әйләнеп кайта алды. Борһанетдине фронтка 1941 елның 1 августында китә. Тормыш алып бару 71 яшьлек әби белән килен җилкәсенә кала. Килен дә, озак тормый, аны ташлап авылдан китә. Татшуганда яшәүче кече кызы Нурдидәгә яшәргә әнкәсе янына кайтырга туры килә. Фермада утыз ел сыер сава ул.
Борһанетдин сугышның башыннан ахырынача фронт юлларын үтеп, туган ягына 1946 елның җәендә кайта. Шушы 5 ел эчендә ниләр генә күрмәгән-кичермәгән ул! Авыр яралангач, үлгән солдатлар янына чыгаралар. Аңына килеп, аягына баса, госпитальдә дәвалана. Тернәкләнергә туган ягына кайтаралар. Савыккач, тагын фронтка китә. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Берлинга барып җиткәнче бик күп бәрелешләр кичерергә туры килә.
Энесе Әгъләметдин дә яраланып кайтып, кабаттан сугышка китә, 1943 елда һәлак була. Өченчеләре Мәүләветдин 1942 елда фронтка китеп, 1947 елда гына әйләнеп кайта. Свердловск, Чиләбе шәһәрләрендә яраларын төзәтә. Иң олы абыйлары Насертдин, әтием Сафа сугышның башында ук һәлак булалар. Әти Суслонгерда ачлыктан җәфа чигә, аннары Мәскәү янындагы сугышларда катнаша.
Әниебез 5 бала белән тормыш көтә. Беребез 9 яшендә кан чиреннән үлә, әле дә әби булган, ул ярдәм иткән.
Менә шулай, без, сугыш чоры балалары, әтиләрсез, ятимлектә үстек. Җәмәгатем Зинфирәнең дә бабалары Шәйхрази Исхаков (Күктәкәдән), Миңнебай Селиванов, әбисенең бертуганнары Фазлый һәм Шәйхетдин Әгълетдиновлар яу кырыннан әйләнеп кайтмый. Әтисе Хәсән Көнбатыш Украинада бандеровчыларга каршы көрәшә.
Бабай-әтиләребезнең батырлыкларын күңелләребездә саклап, алар рухына дога кылып яшибез.
Фәндүс Хөснетдинов,
сугышчы-интернационалист - Куба ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рухларына дога кылабыз