Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рухи хәзинәбез саекмасын

Китапханә гомер-гомергә рухи хәзинәбез, белем учагы булып торган. Азнакай үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Мортазина белән бүгенге әңгәмәбез китапханәнең үткәне һәм бүген җәмгыятьтә тоткан урыны турында. -Россиядә дәүләт китапханәләренең башы 1795 елларга барып тоташа. Районыбызда аларга кайчан нигез салынган? -Беренче китапханәләр 1919-20 елларда Азнакай, Тымытык, Мәсгут, Сарлы авылларында ачыла. Аларда...

Китапханә гомер-гомергә рухи хәзинәбез, белем учагы булып торган. Азнакай үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Мортазина белән бүгенге әңгәмәбез китапханәнең үткәне һәм бүген җәмгыятьтә тоткан урыны турында.

-Россиядә дәүләт китапханәләренең башы 1795 елларга барып тоташа. Районыбызда аларга кайчан нигез салынган?

-Беренче китапханәләр 1919-20 елларда Азнакай, Тымытык, Мәсгут, Сарлы авылларында ачыла. Аларда җәмәгатьчелек башлангычында азрак белеме булган "избач"лар эшләгән. Азнакай изба-уку залы 30 нчы еллар башында китапханә статусы ала.

-Бүгенге көндә ничә китапханә эшли? Китап укучыларыгыз күпме?

- Үзәкләштерелгән китапханәләр системасына 33 китапханә карый. Аларда барлыгы 300 меңнән артык китап исәпләнә. Быел 98 төрле газета-журнал алдырабыз. Узган ел фондыбыз 78 электрон китап һәм энциклопедия белән тулыланды һәм аларның саны 226 данәгә җитте. Ел саен 23 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәбез. Кулга 400 меңнән артык китап бирелгән.

-Халыкны китап белән тәэмин итүдән тыш шактый кызыклы иҗади кичәләр дә оештырасыз, мәдәният казанында кайнап яшисез...

-Азнакай - талантларга бай як. Якташларыбызның нәшрият табасыннан төшкән һәр яңа китабын укучыга җиткерергә тырышабыз. Районыбызның әдәби картасы төзелде. Китапханәләрдә экология, әхлак, туган якны өйрәнү түгәрәкләре, Әлкәйдә - "Әллүки", район балалар китапханәсендә "Елмаю" курчак театрлары, район балалар китапханәсендә, Татшуган һәм Үчәлледә мини-музейлар эшли.

-Эштә яңа технологияләр кертү нинди мөмкинлекләр тудырды?

-Бүгенге көндә 22 китапханә Интернет челтәренә тоташтырылган. Үзәк китапханәнең электрон хокукый-белешмә системасы бар. Электрон каталог, мәкаләләрнең электрон картотекасы формалаша. Техник чаралар кичәләрне үткәргәндә киң файдаланыла.

2002 елдан үзәк китапханә сукырлар өчен махсус республика китапханәсе белән хезмәттәшлек итә. Узган ел аннан 85 диск алынды.

Техник база ел саен яңартылып тора һәм без чын мәгънәсендә мәгълүмат үзәгенә әверелеп барабыз.

-Ирешкән уңышларыгыз хакында да әйтеп узсагыз иде.

-Китапханәчеләребез һәм китап укучыларыбыз төрле республика конкурсларында актив катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар. Соңгы ике елда муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре иҗат коллективлары проектын яклау өчен ТР Хөкүмәте һәм "РИТЭК" ААҖ нең социаль-мәдәни проектлар конкурсында грант оттык.

Районыбызда "Елның иң яхшы китапханәчесе" конкурсы үткәрелә башлау хезмәткәрләребезгә һөнәри осталыган арттырырга, алдынгы тәҗрибәне таратуга мөмкинлекләр ачты.

Китапханәче эше - киңкырлы һәм кызыклы. Ул киләчәктә дә Китап дигән серле дөньяга юл салучы булып калачак. Барлык китапханәчеләрне, озак еллар шушы системада тырыш хезмәт куйган ветераннарыбызны, хөрмәтле китап укучыларыбызны бәйрәм белән тәбрикләп, уңышлар, иминлек, бәхет телим. Китап чишмәләре саекмасын, китапханәбезгә халыкның эзе суынмасын!

Әңгәмәдәш - Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рухи хәзинәбез саекмасын