Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рәссам булып туган

Азнакайда Ленин урамындагы 15 нче йортның беренче подъездына килеп керү белән, үзеңне әкият дөньясына эләккәндәй тоясың.

Ишектән үк сине биленә таянган соры бүре каршы ала. Киң күңеле ул: “Ты это, заходи если че…” дип озатып та кала. Ике катлы гына йорт булса да, диварларга тулы айлы төнле диңгез буе пейзажы да, кошлар сүрәтләре дә, чәчәк рәсемнәре дә сыйган. Монда видеокамера да кирәкми, бөркетнең очлы күзләре сине үтәли күзәтә кебек. Хәтта заманча 3D технологиясен дә кулланган. “Моны ничек ябыштырдың?” – дип, рәсем-түгәрәкләрне килгән кешеләр тотып-тотып карыйлар икән. Подъезд эчен шулай биредә яшәүче Илгизә Яркәева бизәп чыкан.

– Карантинда өйдә утырганда башка шундый уй килде. Үзебезнең идарәче компания җитәкчелеге белән килешеп, диварларга рәсемнәр ясадым, – ди ул үзе.

Илгизә Яркәеваның тормыш юлы бик кызыклы булып чыкты. Ул Азнакайда туып үскән, 5 нче мәктәпне тәмамлаган. Алты ел сәнгать мәктәбендә баян классында шөгыльләнгән. Әмма Лениногорск һөнәр училищесында документларын музыка бүлегенә түгел, рәсем сәнгате бүлегенә тапшырган.

– Тулай торакта имтиханнарга әзерләнгәндә музыка бүлеге укытучысы баянда уйнап җырлавымны күрде дә, үз бүлекләренә чакырды. Шулай итеп, мин рәссам урынына музыка белгече булып чыктым, – ди Илгизә ханым.

Һөнәр алуга, кияүгә чыга һәм ире Фирдәвеснең абыйсы янына Ерак Көнчыгышка – Владивостокка китеп баралар. Анда хәрби частьтагы мәдәният йортында художество һәм балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшли. Монда озак яшәмиләр, ике елдан гаилә Азнакайга кайтып төпләнә.

Илгизә Яркәева нефть кудыру станциясенә рәссам булып урнаша.

– Минем бит рәсем сәнгате буенча махсус белемем юк. Мәктәптә укыган чакта, берчак өйдә дәрес караганда, акчадан күчереп, дәфтәргә Ленин башы сүрәтен төшердем. Әти күрде дә: “Кызым, сәләтең бар икән, әллә рәссам буласыңмы?” – дигәч, аның киңәше белән барган идем рәссамнар әзерләү бүлегенә. Шушы юнәлеш буенча китүемә һич үкенмим, эшемне бик яраттым, – ди ул.

Бер караганда, чын рәссам эше дә түгел инде 400 чакрым озынлыктагы трассада торбаларга, баганаларга ГОСТ буенча кисәтү билгеләре ясап йөрү. Бигрәк тә бердәм, дус коллективны, хезмәттәшләрен яраткандыр ул. Ә рәссам сәләтен стена газеталарында тулы көченә җиккән.

– Ул чакта эшкә соңга калганнарны, ялкауларны карикатура итеп тә, бәйрәм саен чәчәкләргә күмеп тә стена газеталары чыгара идек. Үзләрен күреп, үпкәләп йөрүчеләр дә булды. Баш идарә буенча безнең Азнакай предприятиесе стенгазетасы бәйгеләрдә һәрчак алдынгы урыннарны алып килде, – дип уртаклаша Илгизә ханым үткәннәр белән.

Музыкаль белеме дә югалып калмаган – сморт-конкурсларда бар сәләтен ачып салган, коллективның җиңүләренә үз өлешен керткән. Спортта да актив булган.

– Буем кечкенә булса да, мәктәптә укыганда баскетбол белән шөгыльләндем, тупларны шәп кертә идем. Эшләгәндә дә чаңгы һәм башка ярышлардан калмадым, – дип искә ала ул.

Лаеклы ялда да тик тормый, дачаларында чәчәкләр үстерергә, җиләккә, гөмбәгә йөрергә ярата.

Фирдәвесе белән ул һәм кыз үстергәннәр, аларны башлы-күзле итеп, хәзер оныкларына сөенеп яшиләр. Оныгы Эльмарда әбисе кебек рәссам сәләте чагыла икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев