Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиянең төп 10 символы нинди?

Кол Шәриф мәчете «Россия 10» проектының II турында 9 нчы урынны яулап, бәйгенең финал өлешенә узган иде. Соңгы мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта әлеге мәчет 13 нче урында бара. «Россия 10» бәйгесенең III турында барлыгы 30 объект катнаша. Конкурска йомгак исә 6 октябрь көнне ясалачак. Нәтиҗәдә, халык тарафыннан иң күп тавыш...

Кол Шәриф мәчете «Россия 10» проектының II турында 9 нчы урынны яулап, бәйгенең финал өлешенә узган иде. Соңгы мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта әлеге мәчет 13 нче урында бара.


«Россия 10» бәйгесенең III турында барлыгы 30 объект катнаша. Конкурска йомгак исә 6 октябрь көнне ясалачак. Нәтиҗәдә, халык тарафыннан иң күп тавыш җыйган 10 объект җиңүчеләре дип игълан ителә. Әле алай гына да түгел, аларның кечерәйтелгән макетлары Мәскәү паркларының берсенә урнаштырылыр, дип уйланыла.

Кызганычка каршы, хәзерге вакытта Казан Кремленең йөзек кашы булган Кол Шәриф мәчете «Россия 10» бәйгесенең 13 нче урынын гына били. Аның өчен барлыгы 100 меңгә якын кеше тавыш биргән. Шулай да әлегә вакыт бар. Хәзер татарстанлыларның төп бурычы - мәчетне бәйгенең беренче унлыгына кертү. Шушы максатка ирешсәк, ул илебезнең төп символлары рәтенә эләгәчәк.

Республикабызның горурлыгы булган Кол Шәриф мәчете өчен теләгән һәркем тавыш бирә ала. Моның өчен проектның рәсми сайтына (10russia.ru) керергә яисә 1880 номерына 15 номеры белән SMS-хәбәр юлларга гына кирәк.

Шунысын да билгеләп үтү мөһим, «Россия 10» бәйгесендә җиңү яулау өчен тагын бер иман йорты - Грозныйда күптән түгел генә төзелгән «Чечня йөрәге» мәчете дә көрәшә. Дөресрәге, көрәште, чөнки тагын бер конкурсант - Коломна Кремле белән алар инде җиңүчеләр санына алдан ук кертелде. Башка номинантлар исә калган 8 урын өчен көрәш алып бара.

http://intertat.ru/ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россиянең төп 10 символы нинди?