(Казан, 15 март, "Татар-информ"). Телефон аша ашыгыч хезмәтләрне чакырту өчен "112" бердәм системасы быелдан ук илнең күпчелек төбәкләрендә эшли башлаячак. Бу хакта бүгенге коллегия вакытында Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Владимир Пучков хәбәр итте, дип яза "Российская газета".
Ләкин әлегә бөтен ил күләмендә аны эшләтү мөмкин түгел. Илебезнең үзенчәлеге шуннан гыйбарәт, Россиянең кайбер урыннарында телефон элемтәсе генә түгел, кешесе дә юк. Министрлык үз алдына бернинди планнар куймаса да, бурычлары амбицияле. Чөнки күп кенә автомобиль юллары кәрәзле телефон элемтәсе белән тәэмин ителмәгән. Шунлыктан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җилкәсенә күп эш төшә.
Министр сүзләренә караганда, якын арада "112" буенча чакыру даими режимда Санкт-Петербург, Әстерхан һәм Новосибирск өлкәләрендә эшли башлаячак. Әлеге субъектлар, Дәүләт комиссиясенең киңәшләрен үтәп, 2017 елның беренче кварталында "112" номерын даими кулланылышка алыр өчен документларның тулы комплектын әзерли.
"112" системасын гамәлгә кертүне сузмаячакбыз. "Юл картасын" әзерләргә кирәк. Аның ярдәмендә быел кыска вакыт эчендә "112" не гамәлгә кертү өчен кирәкле чараларны үткәреп булачак, - диде Владимир Пучков.
Әмма быел гына программаны ахырга кадәр үтәп булмый. Аз халыклы һәм кеше яшәмәгән төбәкләрдә "112"номеры 2018 һәм 2019 елларга әкренләп кертеләчәк.
Хәзерге вакытта "112" номеры аша ашыгыч оператив хезмәтләрне илнең 13 субъектында чакыртырга була.
Нет комментариев