Россия Президенты Юлламасын Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә тыңлаячак
Татарстан Президенты эш сәфәре белән Мәскәүгә бара.
Бүген Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасы белән чыгышын Мәскәүдә тыңлый. Чара көндезге уникедә була. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Юллама тантанасына 1,3 мең кеше килүе көтелә. Алар арасында Россия Хөкүмәте, Дәүләт Думасы, Россия Федерация Советы вәкилләре, төбәк җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре дә булачак.
Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә «КАМАЗ» заводының беренче директоры Лев Васильев белән очрашачак.
Фото: tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев