Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия Федерациясе җинаятьчеләрне эзләү хезмәте оешуга 95 ел тула

5 октябрь көнне Россия Федерациясе җинаятьчеләрне эзләү хезмәте оешуга 95 ел тула. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге - эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләрендә иң зур һәм иң җаваплы бүлек булып санала. Хокук сагында торучылар - авыр һәм кыюлык таләп итүче һөнәр ияләре. Гаепләнүчене эзләү, кулга алу, аның белән күзгә-күз очрашу - җинаятьчеләрне эзләү...

5 октябрь көнне Россия Федерациясе җинаятьчеләрне эзләү хезмәте оешуга 95 ел тула.

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге - эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләрендә иң зур һәм иң җаваплы бүлек булып санала. Хокук сагында торучылар - авыр һәм кыюлык таләп итүче һөнәр ияләре.

Гаепләнүчене эзләү, кулга алу, аның белән күзгә-күз очрашу - җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәре моңа һәрвакыт әзер булырга тиеш.

Көнне төнгә ялгап җинаятьчеләрне эзләү үзе бер зур батырлык таләп итә. РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре үзләренең алларына куелган бурычны һәрдаим үтәп килә. Бүгенге көнгә бүлек тарафыннан үтерү, талау очраклары буенча ачылмаган җинаять эшләре юк. Әлеге югары уңышлар нигезендә, әлбәттә, җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең үз эшләренә тугры калган, югары һөнәри осталыкка ия булган полиция хезмәткәрләре тора.

Лаеклы ялда булсалар да ветераннар бүлек белән һәрдаим тыгыз мөнәсәбәттә. Алар яшь хезмәткәрләрне тәрбияләү эшенә көчләреннән килгәнчә ярдәм итә, үзләренең һөнәри белемнәре һәм зур тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаша.

Хөрмәтле җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре, ветераннар. Сезне ихлас күңелемнән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Дәүләтебез һәм халык өчен кирәкле булган җаваплы һәм авыр хезмәтегездә уңышлар, гаилә иминлеге, ныклы сәламәтлек телим.

Руслан Лавров,

полиция начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия Федерациясе җинаятьчеләрне эзләү хезмәте оешуга 95 ел тула