Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы Илдар Шакиров хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлады

Хөрмәтле коллегалар, хезмәткәрләр, ветераннар! Бүген бөтен илебез җәмәгать тәртибен саклаучыларны, гражданнарның иминлеген тәэмин итүчеләрне һәм беренче чакыру белән ярдәмгә килүчеләрне, үзләренең хезмәт һәм гражданлык бурычларын намус белән үтәүчеләрне хөрмәтли. Һөнәри бәйрәм белән тәбрик итеп, ветераннарга аеруча зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Гаять бай һәм тирән тәҗрибәләре булган әлеге өлкәннәребез һәрвакыт...

Хөрмәтле коллегалар, хезмәткәрләр, ветераннар!

Бүген бөтен илебез җәмәгать тәртибен саклаучыларны, гражданнарның иминлеген тәэмин итүчеләрне һәм беренче чакыру белән ярдәмгә килүчеләрне, үзләренең хезмәт һәм гражданлык бурычларын намус белән үтәүчеләрне хөрмәтли.

Һөнәри бәйрәм белән тәбрик итеп, ветераннарга аеруча зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Гаять бай һәм тирән тәҗрибәләре булган әлеге өлкәннәребез һәрвакыт яшьләр белән тыгыз элемтәдә торалар, бүлек эшчәнлегенә үз өлешләрен кертүне дәвам итәләр. Аларның бетмәс-төкәнмәс энергиясе, максатчан булулары, үз эшләренә һаман да тугрылык саклаулары игътибар һәм хөрмәткә лаек.

Бу көнне без арабызда булмаган хезмәттәшләребезне дә искә алабыз. Аларның исемнәре мәңгегә безнең хәтердә саклана.

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Намуслы һәм ару-талуны белмәс хезмәтегез, үз эшегезне үтәгәндә күрсәткән җаваплылыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Эшегездә зурдан-зур уңышлар һәрвакыт юлдаш булсын. Үзегезгә дә, гаиләләрегезгә дә ныклы сәламәтлек, тыныч тормыш һәм бәхет телим. Бәйрәм белән!

Илдар ШАКИРОВ, Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы Илдар Шакиров хезмәттәшләрен...