Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия Дәүләт Думасы депутаты Азнакайда сәнәгать мәйданчыклары эшчәнлеге белән танышты

РФ Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягафаров Азнакайда сәнәгать мәйданчыкларында булып, анда эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр белән очрашты.

Бүген биредә 11 резидент эшли. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Азат Ягафаров машиналарны газ ягулыгына көйләү, блоклар, брусчатка җитештерү,  машина прицеплары ясаучы азнакайлылар белән якыннан аралаштылар.

Соңыннан депутат яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы предприятие базасында урнашкан этләрне вакытлыча тоту приютын карады.

Бүген биредә 30 эт тотыла.

– Без этләрне атмыйбыз, чөнки бу гамәл закон буенча тыела. Һәр теләгән кеше үзенең хайванын безнең приютка бирә ала. Этләрне алып китәргә дә мөмкин, – ди “МППБиО” директоры урынбасары Валерий Тимиряев.

Урамнан тотылган этләргә прививка ясала, алар стерильләштерелә һәм якынча бер айдан янә иреккә җибәрелә. Быел приютны тагын җитмеш эткә җитәрлек итеп зурайту планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев