Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һәркем дә үтеп йөри алмый шул

Республикабызда старт алган «Һәркем файдалана алырлык мохит» программасы уңаеннан кайбер фикерләремне язасы килә. Бик яхшы, игелекле башлангыч. Безнең Азнакайда да кайбер эшләр эшләнде, ләкин аларның барсы да уңышлы башкарылган дип әйтмәс идем. Мәсәлән, үзәк почтага, Солтангалиев урамы, 20 нче йорт бинасындагы кибеткә кергәндә, Болгар урамы 2 нче йортлар янындагы пандуслар...

Республикабызда старт алган «Һәркем файдалана алырлык мохит» программасы уңаеннан кайбер фикерләремне язасы килә.

Бик яхшы, игелекле башлангыч. Безнең Азнакайда да кайбер эшләр эшләнде, ләкин аларның барсы да уңышлы башкарылган дип әйтмәс идем. Мәсәлән, үзәк почтага, Солтангалиев урамы, 20 нче йорт бинасындагы кибеткә кергәндә, Болгар урамы 2 нче йортлар янындагы пандуслар бер дә уңайлы эшләнмәгән, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр алардан бөтенләй дә файдалана алмаячак.

Машина төзелеше тарихында шундый очраклар булган: яңа төзелгән күпер аша беренче йөк машинасын уздырганда проект авторы күпер астында торган.

Шундый сорау туа: тиешле органнар нигә эшнең дөрес башкарылуын контрольдә тотмый? «Созвездие», «Тюльпан» кибетләре янында Солтангалиев урамына асфальт салганда да тупаслыклар җибәрелгән. Нигә транспорт юлын җәяүлеләр юлы хисабына киңәйттеләр икән? Хәзер җәяүлеләр олы юлдан йөреп, үз тормышларын куркыныч астына куя. Монысы да очраклылыкмы? Авария булгач, соң була бит.

Соңгы вакытта шәһәребез урамнарына районыбызның данлыклы кешеләренең исемнәрен бирәләр. Бик игелекле эш бу. Ләкин бу кешеләрнең кем булуларын күп кенә азнакайлылар белеп тә бетерми. Шуңа күрә урамнарда алар турында күбрәк язылган мемориаль такталар куелса, мәктәпләрдә аларның туганнары белән очрашулар оештырылса, үзебезнең «Маяк» газетасында күбрәк мәкаләләр басылса иде дигән теләктә калам.

И. Енин, Азнакай

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев