Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ришвәт тәкъдим иткән өчен - 100 мең штраф

Азнакай шәһәр прокуратурасы 23 яшьлек Таҗикстан кешесе Б.-га карата вазифаи затка ришвәт бирү буенча кузгатылган җинаять эшендә дәүләт гаепләвен яклады. Тикшерү күрсәткәнчә, 2013 елның 1 февра­лендә ЮХИДИ хезмәткәре тарафыннан Б.-га карата РФ административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.26 маддәсе 1 бүлеге буенча (медицина тикшерүе узудан баш тарту) административ беркетмә төзелә....

Азнакай шәһәр прокуратурасы 23 яшьлек Таҗикстан кешесе Б.-га карата вазифаи затка ришвәт бирү буенча кузгатылган җинаять эшендә дәүләт гаепләвен яклады.

Тикшерү күрсәткәнчә, 2013 елның 1 февра­лендә ЮХИДИ хезмәткәре тарафыннан Б.-га карата РФ административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.26 маддәсе 1 бүлеге буенча (медицина тикшерүе узудан баш тарту) административ беркетмә төзелә. Исерек килеш машина руле артына утырганлыктан, аңа 1 ел 6 айдан алып, ике елгача транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү янаганны истә тотып, һәм, административ җаваплылыктан җиңел генә котылу нияте белән, ЮХИДИ хезмәткәренә 10 мең сум күләмендә акча тәкъдим итә һәм машина йөртү таныклыгын кире кайтаруны сорый. Әмма нияте барып чыкмый һәм ришвәтче җинаятен үзенә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында гына ахырынача җиткерми кала. Суд Б.-ның эшен ришвәт бирүгә омтылу буларак квалификацияли. Җәза бирүне билгеләгән вакытта суд аның үзенә белдерелгән гаепне тулысынча тануын, җинаятьне ачуда ярдәм итүен, беренче тапкыр җинаять кылуын, кече яшьтәге ике бала тәрбияләвен истә тотып, дәүләт исәбенә 100 мең сум күләмендә штрафка тарту турында карар чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ришвәт тәкъдим иткән өчен 100 мең штраф