Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рифкать Миңнеханов Азнакай районында халыкны кабул итү уздырды

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Рифкать Миңнеханов Азнакай районында халыкны кабул итү уздырды. Шәхси сорау һәм тәкъдимнәр арасында, киң җәмәгатьчелекне кызыксындырганнары да юк түгел иде. Мәсәлән, "ДОСААФ" район бүлеге рәисе Гәрәй Хәмидуллин: - Машина йөртүче таныклыгын алу өчен имтиханны үз районыбызда гына оештырып булмыймы, -...

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Рифкать Миңнеханов Азнакай районында халыкны кабул итү уздырды.

Шәхси сорау һәм тәкъдимнәр арасында, киң җәмәгатьчелекне кызыксындырганнары да юк түгел иде. Мәсәлән, "ДОСААФ" район бүлеге рәисе Гәрәй Хәмидуллин:

- Машина йөртүче таныклыгын алу өчен имтиханны үз районыбызда гына оештырып булмыймы, - дип азнакайлыларның гозерен җиткерде. - Имтихан тапшыручыларның Бөгелмәдә бөтен көне уза. Моның өчен безнең районда бар шартлар да бар бит, - диде ул.

Рифкать Миңнеханов имтиханнар алу өчен автодром булу һәм башка шартлар гына җитмәвен, ә бәлки сынау алырдай белгечләр, штат булдырырга, бу мәсьәләне өйрәнергә кирәклеген ассызыклады.

Район үзәк сырхауханәсе һәм ашыгыч ярдәм станциясе баш табиблары Илфат Фәрхуллин белән Рашат Хуҗин да азнакайлыларның мәнфәгатен кайгыртып килгәннәр. Алар юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрне Әлмәт, Чаллы шәһәрләре сырхауханәләренә илтүнең зур мәшәкатьләр тудыруына басым ясадылар.

- Транспорт авырлыклары бер хәл, зыян күрүчеләрнең күпме кыйммәтле вакыты әрәм була. Юкса, үз районыбызда да табиблар бар, шартлар яхшы, - диләр алар.

Азнакайда балалар картингчылар клубына бик теләп йөриләр. Аларның кечкенәдән үк машина йөртү күнекмәләрен алып үсүе кирәкле гамәл. Тик менә картинг машиналарына двигательләр җитми икән. Клуб җитәкчесе Ринат Җиһаншин ЮХИДИ начальнигыннан әнә шул мәсьәләдә ярдәм сорады.

ТР ЮХИДИ башлыгы Рифкать Миңнеханов соңыннан район һәм шәһәр, иминлек һәм хокук саклау органнары җитәкчеләре белән очрашты. Алар юл-транспорт һәлакәтләре, аларны булдырмау, кагыйдәләрне сакламаучыларга карата җәзаларның үтәлеше һәм башка мәсьәләләр хакында сөйләште.

Нәсимә Фазлыева

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рифкать Миңнеханов Азнакай районында халыкны кабул итү уздырды