Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рәфис Шакиров Азнакайны үзенең иң кадерле, газиз җире итеп күрә

Кырык ел шушы Азнакай җирендә яшәп, эшләп ул инде аны үзенең иң кадерле, газиз җире итеп күрә. Күрше Бакалы районының Мөслим авылында моннан алтмыш ел элек дөньяга килә Рәфис Шакиров. Боҗыр урта мәктәбен тәмамлап, сельпода бераз экспедитор булып эшли дә, ил алдында хәрби бурычын үтәргә китә. Украинада авиация гаскәрләрендә хезмәт...

Кырык ел шушы Азнакай җирендә яшәп, эшләп ул инде аны үзенең иң кадерле, газиз җире итеп күрә.


Күрше Бакалы районының Мөслим авылында моннан алтмыш ел элек дөньяга килә Рәфис Шакиров. Боҗыр урта мәктәбен тәмамлап, сельпода бераз экспедитор булып эшли дә, ил алдында хәрби бурычын үтәргә китә. Украинада авиация гаскәрләрендә хезмәт итә. Кайткач, 1975 елның февралендә Азнакайга килеп урнаша.

Башта УБРда, аннан УТТда (ул вакытта АТП) слесарь булып эшли. Иртәнге якта ДОСААФ курсларына йөри, төштән соң - эшкә. Йөртүче хокукы алгач, машинага утыра. Шулай итеп 1975-79 елларда махсус техникада оешманың төрле эшләрен башкара. Бер үк вакытта Лениногорск нефть техникумының кичке факультетында белем ала. Ничек барсына да җитешелгәндер, яшьлек-яшьлек инде...


Техник-механик белгечлегенә ия Рәфисне 1979 елның ноябрендә ремонт-механика мастерскоена механик итеп куялар. Бөтен төр техника аның кулы аша үтә, аларның төзеклегенә иң беренче чиратта ул җавап бирә. Кулы гына түгел, башы да яхшы эшләгән ир-егетне колонна начальнигы итеп билгелиләр. Бу вазифаны 20 ел тарта. Шушы дәвердә нинди генә авырлыклар кичерелмәгән дә, эштәге уңышлардан күпме генә канәгатьләнү алынмаган!


2005 елдан бүгенге көнгәчә Рәфис Мәгариф улы эксплуатация бүлеген җитәкли. Бу бүлекне УТТның техник йөрәге дисәң дә була. Искеләрен заманча яңалары алыштыра тора, өйрәнеп кенә җитеш.


- Оешма ихатасыннан һәр көнне 420-430 техника чыгып китә, - ди бүлек начальнигы Рәфис Шакиров. - Заказчыларыбыз, шөкер, елдан-ел арта тора. Элек бер "Азнакайнефть"кә хезмәт күрсәтсәк, хәзер Әлмәт, Лениногорск, башка район нефтьчеләре, бик күп "Ремсервислар" белән эшлибез. Замана катлаулы, заказчылар җаена торырга, уртак тел табарга кирәк.


Ул кул астындагыларның җаваплы, үз эшләренең осталары булуы хакында горурланып сөйли. Кешеләр белән аралаша, алар күңеленә юл таба белгәндә генә коллективны бер йодрыкка туплап, уңышлы эшләргә була. Яңа төр техникага да теләсә кемне утыртып булмый, башта аларның һәркайсын үзеңә ныгытып өйрәнергә, техникага утырачак йөртүчене дә әзерләргә кирәк. Ул анда эшли алырмы, юкмы - барсы да төптән уйланырга тиеш, шунсыз булмый да.


Эшенә җаны-тәне белән бирелгән Рәфис Шакировның тынгысызлыгы, җаваплылыгы, оешмасына тугрылыгы, тәҗрибәсе һәрчак бәяләнеп килә: ул Россия нефть сәнәгате Мактау грамоталарына, "Азнакайнефть", УТТның күпсанлы бүләкләренә ия, "Татнефть" ААҖнең мактаулы нефтьчесе, Татарстанның Атказанган транспорт хезмәткәре.


Дамира белән 1977 елда гаилә корып, ике ул үстерәләр. Роберт белән Рамилгә дә әтиләре кебек техника "җене" кагылган. Икесе дә УТТда эшли. Роберт - колонна начальнигы, Рамил - шофер. Үз гаиләләре белән яшиләр, балалар үстерәләр.


- Тормыш юлын яңадан сайлау мөмкинлеге булса, нәкъ шушы юлны сайлар идем, - ди Рәфис Шакиров. - Яшәр өчен Азнакай менә дигән җир. Халкы эчкерсез, гади, кешелекле. Ә инде хезмәт куйсаң, тырышсаң, хыялларыңның барсын да тормышка ашырып була.


Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рәфис Шакиров Азнакайны үзенең иң кадерле, газиз җире итеп күрә