Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

РФ Президентын сайлаулар көне җитә

Д.Гыйләҗев, шәһәр территориаль сайлау комиссиясе рәисе: Хөрмәтле азнакайлылар! Сезне 4 мартта сайлау участокларына гражданлык бурычыгызны үтәргә чакырабыз, чөнки илнең киләчәк икътисади һәм сәяси үсеше шушы сайлау нәтиҗәләренә бәйле булачак. 4 мартта без, илебез гражданнары, Россия Президентын сайлаячакбыз. Шәһәребездә аңа ничек әзерләнәләр, декабрьдә узган сайлаулардан нинди сабак алырга, сайлаучылар өчен хәзерге...

Д.Гыйләҗев, шәһәр территориаль сайлау комиссиясе рәисе:

Хөрмәтле азнакайлылар! Сезне 4 мартта сайлау участокларына гражданлык бурычыгызны үтәргә чакырабыз, чөнки илнең киләчәк икътисади һәм сәяси үсеше шушы сайлау нәтиҗәләренә бәйле булачак.

4 мартта без, илебез гражданнары, Россия Президентын сайлаячакбыз. Шәһәребездә аңа ничек әзерләнәләр, декабрьдә узган сайлаулардан нинди сабак алырга, сайлаучылар өчен хәзерге вакытта нинди мәгълүмат мөһим - шәһәр территориаль сайлау комиссиясе рәисе Дамир Гыйләҗев белән әңгәмәбез әнә шулар хакында.

-Дамир Рашатович, сайлау кампаниясе ничек бара?

-Ул тулы көченә бара. Башкарма комитет җитәкчесе карары белән шәһәрдә 20 сайлау участогы оештырылды, аларның чикләре билгеләнде. Участок сайлау комиссияләре төзелде.

-Сайлауларга 10 көннән кимрәк вакыт калды. Хәзер сайлаучылар өчен иң мөһиме нәрсә?

-Беренчедән, сайлау көнне шәһәрдән читтә булучыларга алдан беркетмә талон алырга кирәк.

Икенчедән, сайлаучылар 13 февральдән участок сайлау комиссияләрендә үзләре турында мәгълүматны сайлаучылар исемлегеннән тикшерә ала.

-Беркетмә таныклыкны кайдан һәм кайчан алырга була?

-13 февральдән 3 мартка кадәр участок сайлау комиссияләрендә беркетмә таныклыклар бирелә.

Бу сайлаулар иң югары дәрәҗәдәгесе (без ил башлыгын сайлыйбыз), шуңа күрә Россия Федерациясенең һәр гражданины кайда гына булса да, тавыш бирергә хокуклы. Беркетмә таныклык булганда, ул илнең теләсә-кайсы почмагында тавыш бирә ала.

Таныклык ике өлештән тора, чөнки закон буенча тавыш бирүнең икенче туры да үткәрелергә мөмкин. Икенче турда да шушы беркетмә таныклыктан файдаланып була.

-Узган елның 4 декабрендә кайбер сайлаучылар тавыш бирергә килгәч, үзләрен исемлектән тапмаганнар. Сайлаучылар исемлеген кем әзерли һәм аларга төзәтмәләр кертеләчәкме?

-Законда язылганча, сайлаучылар буенча исемлекне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе тапшыра, шундагы мәгълүматлар нигезендә сайлау комиссиясе сайлаучылар исемлеген төзи. Исемлек "Сайлаулар" ГАС системасында тикшерелә.

Исемлек шулай ук узган сайлауларда кергән төзәтмәләр буенча да тикшереләчәк. Ул чакта киткән хаталар, һичшиксез, төзәтеләчәк.

Тагын бер кат ассызыклап үтәсем килә, 13 февральдән гражданнар участок сайлау комиссияләренә килеп, үзләре турында мәгълүматны тикшерә алалар. Моның өчен паспортыгыз булу сорала.

Бу чор закон тарафыннан нәкъ менә җитешсезлекләрне ачыклар өчен каралган.

-Әгәр дә исемлектә юк икән, сайлаучыга нәрсә эшләргә?

-Әгәр дә моны алдан ачыкласаң, исемлеккә кертү турында гариза язарга кирәк. Әгәр дә тавыш бирү көнендә ачыкланса, пропискалы паспортыңны күрсәтәсең һәм исемлеккә теркәләсең.

-Азнакайда тавыш бирү процессын оештыру өчен махсус техника кулланылачакмы?

-Бездә тавыш бирү гадәти юл белән узачак - кулдан, махсус техникасыз.

Һәр сайлау участогында икешәр веб-камера урнаштырылачак. Берсе - тулаем тавыш бирү залын, икенчесе тавыш бирү урынын күрсәтәчәк. Әлеге камералардан сүрәтләрне "онлайн" режимында интернеттан кулланучылар карый ала, сайт адреслары соңрак хәбәр ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев