Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Республика ветераннары күчмә утырышын Азнакайда уздырды

Республика ветераннар иҗтимагый оешмасы Советы Президиумының күчмә утырышы Азнакай җирлегендә тиктомалдан гына уздырылмады. Районыбызда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек тулы куәтенә бара. Бу нәүбәттән район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримовның республика конференциясендә эш-чәнлеккә хисабы да тыңланды. Тарихи мөһим датага әзерлек буенча игълан ителгән бәйгенең башлангыч этабында Азнакай ветераннар оешмасы дәрәҗәле...

Республика ветераннар иҗтимагый оешмасы Советы Президиумының күчмә утырышы Азнакай җирлегендә тиктомалдан гына уздырылмады. Районыбызда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек тулы куәтенә бара.

Бу нәүбәттән район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримовның республика конференциясендә эш-чәнлеккә хисабы да тыңланды. Тарихи мөһим датага әзерлек буенча игълан ителгән бәйгенең башлангыч этабында Азнакай ветераннар оешмасы дәрәҗәле икенче урынны яулады.


Һәрвакыттагыча, аз-накайлылар районыбыз кунакларын милли ризыгыбыз чәкчәк белән сыйлап, җыр-биюле күңел күтәренкелеге белән каршы алдылар. Республика район-нарыннан, башкаладан килгән 60лап кунакны Мәдәният залын тутырып районыбыз өлкәннәре, яшь буын вәкилләре, әфган һәм чечен сугышы ветераннары, үзен чын патриот санаган азнакайлылар көтеп алды.


Утырыш эшен ачып, Татарстан ветераннарының төбәк иҗтимагый оешмасының республика Советы рәисе Хәбир Иштирәков җөмһүриятебездә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барышы белән таныштырды, "Безнең кадерле ветераныбыз" проектына аеруча тукталып үтте. Аның максаты - медицина уч-реждениеләрендә сугыш ветераннарына аерым палаталар, уңайлыклар булдыру. Әлеге юнәлештә районыбызда да эш тулы куәтенә бара.


Җирлегебездә әле-ге тарихы датага әзерлек эшчәнлеге белән таныштырып, район башлыгы Мар-сель Шәйдуллин авылларда, Актүбә бистәсендә барсы 60лап һәйкәлнең яңартылуы, алар янәшәсендә тыл фидакарьләре һәм сугыш чоры балаларына стеллалар калкуы, шәһәрнең Җиңү мәйданында реконструкция алып барылу, биредә шулай ук Азнакайдан яу кырына киткән 13 меңнән артык райондашыбызның исемлек такталары калкачагы, Яңа микрорайонда музей комплексы, иман йортлары, Җиңү паркы төзелеп килүе хакында сөйләде.


-Бер генә ветераныбыз, тыл фидакаре, сугыш чоры баласы да безнең игътибардан читтә калырга тиеш түгел, - дип ассызыклады ул. -Бу нәүбәттән һәр оешма-предприятие, учреждение алдына бурычлар билгеләнде, өлкән буын турында кайгыртуны изге бурыч санап, аңа бөтен җәмәгатьчелек тартылды.


Район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов җитәкчелегендәге оеш-маның эше дә, бу хакта сөйләр сүзе дә күп.


"Маяк" газетасы битләрендә әлеге чаралар һәрдаим яктыртып барылганлыктан, аның чыгышына тукталып тормыйбыз. Оешма эшчәнлеге Мәдәният йорты фойесындагы альбомнар, стенд-күргәзмәләрдә дә тулысы белән чагылдырылган иде.


Утырышта чыгыш ясаган республика ветераннар Советы рәисе Хәбир Иштирәков, сугыш ветераннары, хәрби хезмәт һәм һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү буенча комиссия рәисе Михаил Рәфиев, "Татарстан Геройлары" иҗтимагый оешмасы рәисе Илдус Мостюков, районнарның ветераннар советлары рәисләре Азнакай районында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлекнең югары дәрәҗәдә булуын әйттеләр, район җитәкчелеге һәм ветераннар советының уртак эшчәнлегенә югары бәя бирделәр.


Кунаклар Җиңү мәйданындагы сугыш батырлары, тыл фидакарьләре, сугыш чоры балалары, әфган сугышында һәлак булганнар истәлегенә чәчәк бәйләмнәре салдылар.


Аннары районыбыз белән танышу дәвам итте. "Азнакайнефть" идарәсе музее, мәгърүр Чатыр Тау хозурлыгы, шәһәребездә барган яңа төзелешләр, чишмәләребезнең төзеклеге, аларның яңартылып торуы аларда зур тәэсирләр калдырды. Май заводында, Кәкре Елга авыл биләмәсендә ветераннар советы эшчәнлеге белән таныштылар. Һәр оешма-предприятиедә, авыл биләмәләрендә ветераннар советларының аерым бүлмәләре, очрашу, спорт белән шөгыльләнү урыннары булу аларда гаҗәпләнү каты көнчелек хисләре дә уятты. Һәрхәлдә, моны үзләре үк яшермәде.


-Азнакайлылар тәҗрибәсе һәр район, оешма өчен зур өлге, - диде очрашуны йомгаклап Хәбир Иштирәков. - Аларның һәр башлангычын, яңалыгын, бигрәк тә район җитәкчелеге белән узара хезмәттәшлек үрнәген урыннарда кыю кулланырга, нәтиҗәле файдаланырга кирәк!


Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Республика ветераннары күчмә утырышын Азнакайда уздырды