Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Республика бәйгесендә Азнакайлылар үзләрен танытты

Яүширмә урта гомуми белем мәктәбендә 25 нче март көнне Гаяз Исхакый исемендәге III республикакүләм фәнни-гамәли конференция уздырылды. Әлеге чарада Республикадан килгән 12 район укучылары катнашты. Фәнни - гамәли конференциядә катнашучыларны Яүширмә урта гомуми белем мәктәбе укучылары Исхакыйга багышланган шигырьләр, сәламләү сүзләре белән каршы алдылар. Һәр килгән катнашучы теркәлде,аннан соң алар...

Яүширмә урта гомуми белем мәктәбендә 25 нче март көнне Гаяз Исхакый исемендәге III республикакүләм фәнни-гамәли конференция уздырылды. Әлеге чарада Республикадан килгән 12 район укучылары катнашты. Фәнни - гамәли конференциядә катнашучыларны Яүширмә урта гомуми белем мәктәбе укучылары Исхакыйга багышланган шигырьләр, сәламләү сүзләре белән каршы алдылар. Һәр килгән катнашучы теркәлде,аннан соң алар Гаяз Исхакыйга , Бөек җиңүнең 70 еллыгына, "Оста куллар " түгәрәге эшчәнлегенә багышланган күргәзмә белән таныштылар. Конференцияне Чистай муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе - Госман Әнвәр улы Набиуллин ачып җибәрде. Фәнни-эзләнү эшләре белән килгән укучылар "Гаяз Исхакый мирасына бүгенге караш", "Татар әдәбиятында Гаяз Исхакый традицияләре", "Гаяз Исхакыйның публицистик эшчәнлеге", "Гаяз Исхакый һәм аның замандашлары" дигән секцияләрдә катнаштылар. Конференциянең икенче өлеше Гаяз Исхакый музеена сәяхәт белән башланды. Пленар өлеш Мәдәният йортында узды. Анда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты-Гайнанова Л. Р., филология фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры - Миннегулов Х. Й., "Гаилә һәм мәктәп"журналының бүлек мөдире - Фазылова Р. Р., Чистай муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе - Набиуллин Г.А. чыгыш ясадылар һәм укучыларның фәнни - эшләренә бәя бирделәр. Секция әгъзалары җиңүчеләргә грамоталар тапшырды.

Азнакай райныннан әлеге бәйгедә 11 сыйныф укучысы Гөлнур Муртазина катнашты, (җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәкиева Энҗе Фаиз кызы) һәм II нче дәрәҗә дипломга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Республика бәйгесендә Азнакайлылар үзләрен танытты