Редация почтасыннан. Күңелебезгә ял булды.
Күптән түгел без 6 нчы урта мәктәптә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында узган "Халкым теле шиңми торган чәчәккә тиң" дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә кунак булдык. Аны мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Гатауллина, башлангыч сыйныфлар укытучысы Флера Идрисова, педагог-оештыручы Хасилә Хәсәншина оештырганнар. Укучыларның татар телендә матур итеп сөйләшүләренә, сәнгатьле...
Күптән түгел без 6 нчы урта мәктәптә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында узган "Халкым теле шиңми торган чәчәккә тиң" дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә кунак булдык.
Аны мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Гатауллина, башлангыч сыйныфлар укытучысы Флера Идрисова, педагог-оештыручы Хасилә Хәсәншина оештырганнар.
Укучыларның татар телендә матур итеп сөйләшүләренә, сәнгатьле итеп шигырь укуларына, Зөлфия Мингалим кызының моңлы җырлавына, Флера Тәлгать кызының сыздырып баянда уйнавына кызыгып, сөенеп утырдык. Үз чиратыбызда, без дә читтә калмадык. Укытучылар, укучылар белән бергә биеп, уйнап, яшьлебезнең моңлы, борылмалы көйләрен сузып, күңелләребез күтәрелде.
Күбрәк шуңа сөендек: мәктәптә шундый укытучылар эшләгәндә милләтебез яшәр, балаларыбыз да ана телендә матур итеп сөйләшә, фикерләрен ачык, төгәл, дөрес итеп әйтеп бирергә өйрәнерләр. Әлеге күркәм эшләр укучыларны рухи яктан баета, аларның зәвыгын тәрбияли, тарихи ядкарьләргә мәхәббәт тә уята.
Хөрмәт белән, микрорайонда яшәүчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев