Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда – сәламәтлек саклау министры

Азнакай районына рәсми визит белән ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов килде. Аның төп максаты: Азнакай районы сырхауханәсенең баш табибы - Ильфат Фәрхуллинны билгеләү булды. Айрат Зәки улы республикада халыкның сәламәтлеге торышы, сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү, 2012-15 елларга үсеш программасы, юнәлешләре һәм алда торган бурычлар хакында сөйләде. Министрны муниципаль район...

Азнакай районына рәсми визит белән ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов килде.
Аның төп максаты: Азнакай районы сырхауханәсенең баш табибы - Ильфат Фәрхуллинны билгеләү булды. Айрат Зәки улы республикада халыкның сәламәтлеге торышы, сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү, 2012-15 елларга үсеш программасы, юнәлешләре һәм алда торган бурычлар хакында сөйләде. Министрны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айдар Шәмсетдинов, Әлмәт район һәм шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Равил Хәйруллин озатып йөрде. Визит барышында министр кардиология, кабул итү бүлеге, травматология, терапия, рентген кабинетларының торышын карады, табиблар, медицина хезмәткәрләре белән фикер алышты, аларның сорауларына җаваплар бирде. Медицина хезмәткәрләре хезмәт хакларының алга таба артуы белән кызыксынды. Аларны шулай ук исерекләр белән эшләүнең алар җилкәсенә генә калуы да борчый иде. Айрат Зәки улы сорауларга тулы җавап бирде һәм мөмкинлектән чыгып ярдәм итәчәгенә ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: министр Рђсми визит