Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

һәрчак хәрбиләрчә төгәл булды

Армия сафларына 1935 елда алынып, әтиебез Әхмәт ике ел Ленинград өлкәсендә хезмәт итә. Бөек Ватан сугышында солдат хезмәтен 28нче укчы дивизиягә караган взводта командир ярдәмчесе булып башлый. Яралана, аннары кече лейтенантлар әзерләү курсларын үтеп, яңадан фронтка җибәрелә. Көнбатыш фронтның 43нче армиясенә кергән 599нчы укчы полкка взвод командиры итеп билгеләнә. Каты...

Армия сафларына 1935 елда алынып, әтиебез Әхмәт ике ел Ленинград өлкәсендә хезмәт итә. Бөек Ватан сугышында солдат хезмәтен 28нче укчы дивизиягә караган взводта командир ярдәмчесе булып башлый. Яралана, аннары кече лейтенантлар әзерләү курсларын үтеп, яңадан фронтка җибәрелә. Көнбатыш фронтның 43нче армиясенә кергән 599нчы укчы полкка взвод командиры итеп билгеләнә. Каты сугышларда яраланып, кыр госпиталенә эләгә. Аннары тагын фронтка - бу юлы инде 1нче Балтыйк буе фронтына җибәрелә. 114нче укчы бригаданың взвод командиры булган әтиебез бәрелешләр вакытында тагын күп тапкырлар яралана. Соңгысында иптәшләре аны туфрак астыннан казып алып, гомерен саклап калалар. Ярты елдан артык дәваланырга туры килә. Җиңү бәйрәмен Уралда каршы ала. Күкрәге Кызыл Йолдыз һәм башка орден-медальләр белән тулган әтиебез, ниһаять, 1946 елның июлендә туган якларына әйләнеп кайта.
1965 елда гаиләсе белән Азнакайга күчеп килә. Запастагы офицер нефтьчеләр оешмасына хәрби-саклау төркеме җитәкчесе булып урнаша. 1967 елдан, лаеклы ялга чыкканга кадәр, район кулланучылар оешмасының әзерләүләр конторасында эшләде. Халык аны яратып, үз итеп "Зәкиев абый" дип йөртә иде. Чимал җыючылар арасында һәрчак алдынгылар арасында булды, күпсанлы Мактау грамоталары, дипломнары әле дә саклана. Ул чактагы баш хисапчы һәрчак: "Аннан да төгәл кеше юк. Отчетларны да вакытында бирә, кешеләр белән эшләгәндә дә документларны бөртекләп тутыра", - дип башкаларга үрнәк итеп куя торган булган.
Илгә Җиңү алып кайткан әтиебез арабызда күптән юк инде. Чордашлары, белгән кешеләр: "Зәкиев абый", - дип аның хакында сөйләгәндә, күңел истәлекләргә, әтиебез белән горурлану хисләренә тула.
Азат Хәмитов. Азнакай шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һәрчак хәрбиләрчә төгәл булды