Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Разведка буровойлары Үчәллегә беренче тапкыр 1951 елның көзендә килгән

Безнең авылның көнчыгыш ягындагы элекке яшелчә бакчасы янында 1951-1952 елларда нефть разведкасы бораулаган скважина урыннарына тап буласың. Анда "Т.Н.Г. РК №1 Азн. Н.Р. Бур.№ 27 (Татарская нефте-газовая разведочная контора №1. Азнакаевская нефтеразведка. Буровая №27) дип тимер квадратка сварка белән эретеп язылган сүзләрне укырга була. Авылның өлкән кешеләре сөйләве буенча, узган...

Безнең авылның көнчыгыш ягындагы элекке яшелчә бакчасы янында 1951-1952 елларда нефть разведкасы бораулаган скважина урыннарына тап буласың. Анда "Т.Н.Г. РК №1 Азн. Н.Р. Бур.№ 27 (Татарская нефте-газовая разведочная контора №1. Азнакаевская нефтеразведка. Буровая №27) дип тимер квадратка сварка белән эретеп язылган сүзләрне укырга була.

Авылның өлкән кешеләре сөйләве буенча, узган гасырның кырыгынчы еллары азагында Азнакай районы җирләрендә дә нефть ятмаларын эзләү башлана. Конторалары Баулы районының Кырым Сарай авылында урнашкан разведка буровойлары Үчәллегә 1951 елның көзендә киләләр. Эшчеләре, гаиләләре, тәэминатчылары белән бергә бригадада иллегә якын кеше була. Аларның берсе - районыбызның Урсай Ключ авылы егете Фәтхелбаян Вәлиев, фатирда бездә тора.

Мастерлары Сәет Әгъләмов була. Гаиләсе Тымытык авылында яши. Кызы Әминә Әгъләмова (Гарифуллина) Үчәлле мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытты.

Бер бораулаучылары Матвей Гринь (пенсиягә кадәр Азнакай бораулау эшләре идарәсендә мастер булып эшләде, авылдашлар күңелендә аның турында бүген дә яхшы истәлекләр саклана), икенчесе - Назиф Шәрипов. Ул авылның иң чибәр кызы Әнисәгә өйләнеп китте. Верховой эшче булган Фәтхелбаян Вәлиев белән Әхсән Тимеров та үз ярларын биредә тапты. Югарыда исемнәре телгә алынган кешеләрнең хәзер берсе дә юк инде...

Нефть разведкасы бригадасы Үчәлле биләмәсендә 1952 елга кадәр эшли. Бездән соң алар Мөслим, Сарман районнарына күченәләр.

Гөлүс ЗАҺИДУЛЛИН,

Үчәлле авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Разведка буровойлары Үчәллегә беренче тапкыр 1951 елның көзендә килгән