Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Райондашлар – “Маяк” турында

Азнакай халык театры режиссеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гата Ялалов мыек чыкканнан бирле "Маяк" укыйм ди. Ул редакциябезгә эзен суытмый. Дистә еллар дәвамында тәмам үз кешегә әйләнеп бетте. - Зәңгәр күкне - кояшсыз, Азнакайны - "Маяк"сыз күз алдына китерүе кыен, - ди ул һәм азнакайлыларны район газетасына язылырга чакыра. Бергә...

Азнакай халык театры режиссеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гата Ялалов мыек чыкканнан бирле "Маяк" укыйм ди. Ул редакциябезгә эзен суытмый. Дистә еллар дәвамында тәмам үз кешегә әйләнеп бетте.

- Зәңгәр күкне - кояшсыз, Азнакайны - "Маяк"сыз күз алдына китерүе кыен, - ди ул һәм азнакайлыларны район газетасына язылырга чакыра.

Бергә булыйк!

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2011 елда без бер генә вакыйганы да күз уңыннан төшереп калдырмаска тырыштык, барысын да газетабыз битләрендә яктыртып бардык. Сезнең хатларыгызга, тәкъдим-киңәшләрегезгә колак салып, газетабызның эчтәлеген тагын да баету өстендә эшләдек.

Газетабызга язылуыгыз, безне укуыгыз өчен рәхмәт сезгә! Алга таба да шулай без сезгә, сез безгә кирәк булып яшәргә язсын!

2012 елның беренче яртыеллыгына "Маяк" газетасына язылу 25 декабрьдә төгәлләнә. Яңа елның беренче көннәреннән үк газетабыз өйләрегезгә район сулышын алып килсен дисәгез, ашыгыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев