Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Районда 2400дән артык сугыш ветераны өстәмә түләү алачак

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 67 ел тулу уңаеннан РФ Президенты фәрманы нигезендә Пенсия фонды июнь аенда сугыш ветераннарына бер тапкыр бирелә торган өстәмә түләү үткәрәчәк. Пенсия фондының район идарәсе начальнигы урынбасары Р.Вафина хәбәр иткәнчә, безнең җирлектә андый түләүләрне 2400дән артык ветеран алачак. -5 мең сум күләмендә акча Бөек Ватан сугышы...

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 67 ел тулу уңаеннан РФ Президенты фәрманы нигезендә Пенсия фонды июнь аенда сугыш ветераннарына бер тапкыр бирелә торган өстәмә түләү үткәрәчәк.

Пенсия фондының район идарәсе начальнигы урынбасары Р.Вафина хәбәр иткәнчә, безнең җирлектә андый түләүләрне 2400дән артык ветеран алачак.

-5 мең сум күләмендә акча Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, концлагерьларда, гетто, фашистлар тарафыннан төзелгән шундый башка тоту урыннарында тоткынлыкта булган ул чактагы балигъ булмаганнарга биреләчәк, - диде хәбәрчебезгә Р.Вафина. -Мондый түләүләр шулай ук Финляндия, Япония сугышларында, Бөек Ватан сугышында һәлак булган хәрбиләрнең тол калган хатыннары һәм ирләре, инде вафат Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидларының тол хатыннарына да каралган.

1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр чорда тылда алты айдан да ким булмаган вакыт фидакарь хезмәт куйган (СССРның вакытлыча басып алынган территорияләрендә эш чорыннан тыш) ветераннарга, Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәтләре өчен СССРның орден-медальләре белән бүләкләнүчеләргә, фашист концлагерьларында, гетто һәм төрмәләрдә булган элеккеге балигъ булган тоткыннарга 1000 сум күләмендә бер тапкыр түләү билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев