Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район ветераннары “Марс” хуҗалыгында кунакта булды

Район һәм шәһәр ветераннары бу көннәрдә "Марс" хуҗалыгында кунакта булып кайттылар. Районнан килгән ветераннар "десанты"на Кәкре Елга авылы җирлегендәге өлкәннәр дә кушылды. Алар хуҗалыкның ат-спорт мәктәбендә, ашлык амбарлары, терлекчелек фермаларында булып, алдынгы эш алымнары белән таныштылар, тәҗрибәле өлкән буын буларак, үзләренең киңәшләрен дә бирделәр. Кәкре Елга авылы мәчетендә хәзрәтләр укыган...

Район һәм шәһәр ветераннары бу көннәрдә "Марс" хуҗалыгында кунакта булып кайттылар. Районнан килгән ветераннар "десанты"на Кәкре Елга авылы җирлегендәге өлкәннәр дә кушылды. Алар хуҗалыкның ат-спорт мәктәбендә, ашлык амбарлары, терлекчелек фермаларында булып, алдынгы эш алымнары белән таныштылар, тәҗрибәле өлкән буын буларак, үзләренең киңәшләрен дә бирделәр. Кәкре Елга авылы мәчетендә хәзрәтләр укыган вәгазьләрне тыңлап, күңелләрен сафландырып, ветераннарыбыз Мәдәният йортына юл алды. Биредә аларны зур концерт программасы һәм тәм-томнардан сыгылып торган табын көтә иде. "Марс" хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Зарипов ветеран хатын-кызларыбызга изге теләкләрен теләп, чәчәк бәйләмнәре бүләк итте. Ветераннар игелекле эшләре өчен хуҗалык, авыл җитәкчеләренә һәм ветераннар советына рәхмәтле калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район ветераннары “Марс” хуҗалыгында кунакта булды