Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район һәм сырхауханә җитәкчеләре табиб һөнәрен сайлаган яшьләр белән очраштылар

Азнакайда әнә шулай район һәм сәламәтлек өлкәсе җитәкчеләренең табиб һөнәрен сайлаган югары сыйныф укучылары, инде бу теләкләре чынга ашып медицина вузларында укыган егет-кызлар белән очрашулар үткәрүе матур гадәткә керде. Быел ул аеруча тантаналы шартларда район хакимиятендә узды.

– Бу дөньяда иң кыйммәтле булган кеше гомере, халык сәламәтлеге турында кайгыртуга алыну зур җаваплылык та, тирән белем дә, сабырлык, үҗәтлек тә таләп итә, – дип башлады очрашуны район башлыгы Марсель Шәйдуллин. – Сез шушы изге хезмәтне сайлагансыз икән, безгә бары тик хупларга һәм теләкләрегезне тормышка ашыруда ярдәм итәргә генә кала. Районыбызда белгечләр әзерләүдә күптөрле программалар эшли. Алар нигезендә ел саен егет-кызларыбызны медицина уку йортларына да җибәреп торабыз. Бүгенге көндә 22 студентыбыз төрле уку йортларында белем ала. 64 табиб эшкә килде.

Марсель Зөфәр улы әлеге программаларга тәфсилләбрәк тукталды. Районга эшкә кайткан яшь белгечләргә тудырылган яшәү шартлары, социаль ярдәм хакында сөйләде. Белгечлеге буенча үзе дә табиб, ике дистә елга якын сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләгән район башкарма комитеты җитәкчес Айдар Шәмсетдиновның да яшьләргә әйтер сүзе күп иде.

Район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов үзәк сырхауханәнең бүгенге эшчәнлеге, яңарыш-үзгәрешләр белән таныштырды. Азнакай үзәк сырхауханәсенең 46 район арасында гомуми күрсәткечләр буенча 3 нче урында торуын зур горурлык белән җиткерде.

Бүгенге көндә Казан медицина университетында белем алучы егет-кызлар әлеге уку йорты һәм студент тормышы, укырга керү тәртибе, имтиханнар, университетның горурлыгы булган галимнәр хакында сөйләделәр. Үзәк сырхауханәнең абруйлы, олы тәҗрибәле табиблары бу хезмәтнең үзенчәлекләрен бәян итеп, төпле киңәшләрен бирделәр. Баш табибның кадрлар белән эшләү буенча урынбасары Раушания Шакирова быел максатчан программа нигезендә белгечлек алган 2 райондашыбызның эшкә кайтачагын белдерде, хәзерге вакытта таләп ителгән белгечлекләр турында әйтеп узды.

Табиб һөнәрен сайлаган югары сыйныф укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев