Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район һәм шәһәр ветераннар Советы мөрәҗәгате

Басуларда мул булып игенкәйләр өлгерә. Урып-җыю эшләре башлануга санаулы гына көннәр калып килә. Районыбызда бөртекле һәм кузаклы культуралардан яхшы гына уңыш үстерелде, бигрәк тә уҗым культуралары, борчак күзләрне иркәли, Соңгы көннәрдә явып узган шифалы яңгырлар да мул уңыш вәгъдә итә. Республикада иң күп бөртекле культуралар (60 мең гектардан артык) мәйданы...

Басуларда мул булып игенкәйләр өлгерә. Урып-җыю эшләре башлануга санаулы гына көннәр калып килә. Районыбызда бөртекле һәм кузаклы культуралардан яхшы гына уңыш үстерелде, бигрәк тә уҗым культуралары, борчак күзләрне иркәли, Соңгы көннәрдә явып узган шифалы яңгырлар да мул уңыш вәгъдә итә.

Республикада иң күп бөртекле культуралар (60 мең гектардан артык) мәйданы - безнең районда. Игенкәйләрне югалтуларсыз, үзвакытында һәм сыйфатлы итеп җыйнап алу - бүгенге көндә иң төп бурычларыбызның берсе. Иң киеренке, иң хәлиткеч чарага керештек. Бер комбайн 680 гектар мәйданда эш башкарырга тиеш.

Билгеле булганча, авылда эшче куллар җитешми. Шуңа күрә район һәм ветераннар Советы хезмәт ветераннарын, пенсионерлар, гомумән, мөмкинлеге булган һәркемне урып-җыюда, терлек азыгы әзерләүдә, амбарларда һәм башка авыл хуҗалыгы эшләрендә актив катнашырга чакыра. Урак өстендә һәр минут кадерле. Табыннарыбыз муллыгы безнең һәммәбезнең активлыгына, чын күңелдән күрсәткән ярдәменә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район һәм шәһәр ветераннар Советы мөрәҗәгате