Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды

Узган җомгада район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды. Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Л.Гурьянова 2012 ел өчен район һәм шәһәр бюджетларының үтәлеше турында исәп-хисап тотты. Контроль-хисап палатасы рәисе Н.Сәлимова үз йомгаклавында отчетның тулылыгын һәм дөреслеген раслады, бюджет акчаларын нәтиҗәле файдалануга игътибарны арттырырга кирәклегенә басым ясады. Район һәм шәһәр Советлары рәисе М....

Узган җомгада район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды.

Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Л.Гурьянова 2012 ел өчен район һәм шәһәр бюджетларының үтәлеше турында исәп-хисап тотты.

Контроль-хисап палатасы рәисе Н.Сәлимова үз йомгаклавында отчетның тулылыгын һәм дөреслеген раслады, бюджет акчаларын нәтиҗәле файдалануга игътибарны арттырырга кирәклегенә басым ясады.

Район һәм шәһәр Советлары рәисе М. Шәйдуллин узган ел бюджетка 2011 елга караганда 40 процентка күбрәк өстәмә керем кергәнлеген билгеләп үтте. Быелгы елның финанс яклап катлаулы булачагына басым ясап, һәр тиенне исәптә тотарга чакырды.

Утырышта "Тулай торак" җаваплылыгы чикләнгән муниципальара хуҗалык җәмгыяте төзү турында мәсьәлә каралды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Р.Шәкүров әлеге җәмгыятькә 5 бина каравын, элекке төрдәге хуҗалык итү ысулында бу биналарны капиталь ремонт программасына кертеп булмавы хакында белдерде. Тарифлар буенча да анда яшәүчеләрдән сораулар күплеген әйтте. Депутатлар район Советы карары проектын бертавыштан хупладылар.

Муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципаль хезмәт урыннарына дәгъва кылучы гражданнар тарафыннан керемнәрен тапшыру турында Положениеләр хакында Азнакай район Советының 2012 елның 10 августында чыккан 177-23 һәм 2010 елның 26 мартында чыккан 323-45 нче карарларына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча район башкарма комитетының оештыру-кадрлар белән тәэмин итү бүлеге начальнигы Р.Мөстәкыймова чыгыш ясады. РФ һәм ТР Президентлары Указлары нигезендә хәзер муниципаль хезмәткәрләр һәм әлеге урынга дәгъва кылучылар керемнәре белән бергә чыгымнарын да игълан итәргә бурычлы.

Агросәнәгать комплексын үстерү йөзеннән узган ел районыбызда залог фонды булдырылган иде. Әлеге фондтан өч крестьян-фермер хуҗалыгына һәм бер авыл хуҗалыгы җәмгыятенә нәселле терлек, транспорт алуга барлыгы 25 млн. 300 мең сумлык акча бирелгән. Азнакай муниципаль районы залог фондын файдалану турында мөлкәти һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының бүлек начальнигы Р.Кашапова отчеты тыңланды.

Районның һәр муниципалететында финанс контроле органы булырга тиеш. Авыл җирлекләрендә тышкы муниципаль финанс контролен килешү буенча районның финанс-хисап палатасы башкарачак. Район башкарма комитетының юридик бүлеге начальнигы З.Габитова килешүнең типовой формасы белән таныштырды.

Депутатлар район Советының бюджет, финанс, салым һәм икътисад буенча даими комиссиясе рәисе И.Маннаповны шәхси гараизасы нигезендә вазифаларыннан азат иттеләр һәм аның урынына Үчәлле авыл җирлегеннән депутат, "Азнакайнефть" идарәсенең профсоюз комитеты рәисе Р.Хәсәновны сайладылар.

Утырышта Чубар Абдул авыл җирлегеннән район Советы депутаты, "Тукай исем. ҖЧҖ җитәкчесе Г.Рәфыйков һәм 10 нчы сайлау округы буенча шәһәр Советы депутаты, "Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты" МУП директоры Р.Мөгътәсимов башкарган эшләренә хисап тотты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды