Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район җитәкчелеге азнакайлыларны бәйрәмнәр белән котлады

Кадерле азнакайлылар, районыбыз кунаклары! Сезне Татарстан Республикасы, Азнакай шәһәре, нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көннәре белән тәбрик итәбез. Бүген без шәһәр һәм районыбызның көннән-көн матураюын, үсүен, төзекләнүен зур горурлык хисе белән әйтә алабыз. Җирлегебездә югары темпларда яңа йортлар, балалар бакчалары, сәламәтлек саклау һәм мәдәният учреждениеләре, сәүдә-күңел ачу комплекслары, парклар, фонтаннар...

Кадерле азнакайлылар, районыбыз кунаклары!
Сезне Татарстан Республикасы, Азнакай шәһәре, нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көннәре белән тәбрик итәбез.
Бүген без шәһәр һәм районыбызның көннән-көн матураюын, үсүен, төзекләнүен зур горурлык хисе белән әйтә алабыз. Җирлегебездә югары темпларда яңа йортлар, балалар бакчалары, сәламәтлек саклау һәм мәдәният учреждениеләре, сәүдә-күңел ачу комплекслары, парклар, фонтаннар төзелә, ишек алларын төзекләндерү, уен һәм спорт мәйданчыклары булдыру буенча да шактый эш башкарыла, республикабызның барлык мөһим программалары да актив рәвештә тормышка ашырыла.
Бүген тантаналы шартларда республика Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында "Чатыр-тау Арена" универсаль спорт комплексын, Яңа Юл бистәсендә балалар бакчасын ачтык, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләдек.
Әгәр дә районның социаль-икътисади үсеше, нигездә, нефтьчеләр хезмәте һәм аларның ярдәменә бәйле дибез икән, бу һич тә дөреслектән тайпылыш булмас. Нефтьчеләр ярдәме белән район һәм шәһәрнең йөзе үзгәрә. Без бүген нефтьчеләребезнең уңышлары белән чын күңелдән горурланабыз һәм "Татнефть" җәмгыяте, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчелегенә чиксез рәхмәтле булуыбызны белдерәбез.
Авыл хуҗалыгы районыбыз икътисадында өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала. Соңгы елларда авыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә Азнакай авыл хуҗалыгы өлкәсендә элекке данын кайтарды. Быел да районыбыз хуҗалыклары сынатмыйлар, югары үрләр яулыйлар. Бүгенге көндә безнең район республикада бөртекле культураларның иң югары тулай җыемына ия. Мөгезле эре терлекләрнең саны, ит-сөт җитештерү күләме дә елдан-ел арта.
Хөрмәтле азнакайлылар!
Республикабызның сәяси тормышында мөһим чор җитә. 13 сентябрь - ТР Президентын һәм ТР муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау көне. Җирлегебездә сайлаулар һәрвакыт оешкан төстә узды. 13 сентябрьдә тавыш бирүдә азнакайлылар актив катнашып, үз гражданлык бурычларын намус белән үтәрләр дип ышанасы килә.
Бу көннәрдә без барыбыз бергә иң якты һәм шатлыклы бәйрәмне - Белем көнен дә билгеләп үтәбез.
Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәр­ләре һәм педагогик хезмәт ветераннары, кадерле балалар һәм ата-аналар!
Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан иң җылы котлауларыбызны кабул итеп алыгыз!
Тирән белемле, физик яктан сәламәт, замана кыенлыклары алдында югалып калмаучы яшь буын тәрбияләү - безнең алда торган иң мөһим бурычларның берсе. Балаларга хезмәт тәрбиясе бирүгә дә районыбызда игътибар зурдан. Районыбыз педагоглары яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә барлык алымнарны эшкә җигәләр, үзләренең тәҗрибәләрен, осталыкларын кызганмыйлар. Һәммәгезгә дә ныклы белем, сәламәтлек, иҗади уңышлар, бәхет һәм шатлыклар юлдаш булсын.
Кадерле азнакайлылар!
Олы бәйрәмнәр уңаеннан, сезнең барыгызга да тигезлек, рухи күтәренкелек, киләчәккә өмет һәм ышаныч телибез. Сәламәт булыгыз, гаиләләрегездә шатлык-сөенеч, иминлек тантана итсен.
Азнакай район җитәкчелеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район ќитђкчелеге азнакайлыларны бәйрәмнәр белән котлады