Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район бәйгесе җиңүчесе Рим Фазлеев: «Минем кызларым да комбайнчы»

Балаларыбызда әкиятләр белән үк туендыручыбыз җир Анага, иртәдән алып кичкә кадәр иген кырларында хезмәт куючы игенчеләребезгә карата мәхәббәт хисләрен сеңдереп үстерәбез. Механизатор хезмәте, аларның фидакарьлеге алдында чын мәгънәсендә башыбызны иябез. Һәркем дә башкара алмый аны. Бары тик туган җире, иген басуларын чын күңеленнән яраткан игенче генә алына бу эшкә. Рим...

Балаларыбызда әкиятләр белән үк туендыручыбыз җир Анага, иртәдән алып кичкә кадәр иген кырларында хезмәт куючы игенчеләребезгә карата мәхәббәт хисләрен сеңдереп үстерәбез.

Механизатор хезмәте, аларның фидакарьлеге алдында чын мәгънәсендә башыбызны иябез. Һәркем дә башкара алмый аны. Бары тик туган җире, иген басуларын чын күңеленнән яраткан игенче генә алына бу эшкә.

Рим Фазлеев Ютазы районы Бәйрәкә авылында туа, аннан соң гаиләсе белән 1 Май бистәсенә күчә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, тракторчы һөнәрен үзләштерә.

- Мәктәптә укыганда ук тракторчы белгечлеген алдык. Менә хәзер дә әле шул таныклыгымнан аерылганым юк, - ди Рим Фазлеев.

«АФ «Азнакай» ҖЧҖ нең алдынгы механизаторы 1975 елдан бирле яраткан басуларында. Әлеге һөнәргә мәхәббәт хисләре аңа әтисе Мөнәвирдән күчкән.

- Ул авылның иң яхшы механизаторы иде, минем әле аның кебек үк рекордлар куйганым юк, - дип горурлыгын яшерә алмый Рим. - Баштан мин механизатор булып «Урманай» хуҗалыгында эшләдем, аннан соң нефть өлкәсендә үз көчемне сынап карадым. Ләкин 4 елдан соң күңелемә аеручы якын булган авыл хуҗалыгына янә әйләнеп кайттым. Мин кыр тузаны исеннән башка яши алмыймдыр кебек.

Тәҗрибәле һәм ышанычлы хезмәткәргә агрофирма җитәкчелеге шунда ук иң яхшы техниканы ышанып тапшыра.

- Бик тә уңайлы техника. Югары җитештерүчәнлек белән бергә, анда эшләүчегә дә уңайлыклар исәптә тотылган. Югары җитештерүчәнлек - ул әле югары хезмәт хакы да дигән сүз бит.

Эш нәтиҗәләре чыннан да куанычлы. 8 ел элек механизаторлар бәйгесендә 1 нче урынны алган. Быелгы бәйгедә дә беренче урынга чыгучы Р.Фазлеев булды. Республика буенча иң көчле механизаторлар өчлегендә ул.

- Изге традицияләрне яңарткан, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләгән өчен район җитәкчелегенә бик зур рәхмәтлемен, - ди Рим Мөнәвир улы.

Эшенә барасы, өенә кайтасы килеп торучыдан да бәхетле кеше юк, диләр. Фазлеевлар гаиләсе күпләргә үрнәк. Тормыш иптәше Зимфира мәктәптә пешекче булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда. Алар 4 кыз үстергәннәр, аларның өчесе кияүдә инде, берсе яңа гына урта мәктәпне тәмамлады.

- Минем кызларымның барысы да комбайнчылар. Җәйге каникуллар чорында алар миңа уңыш җыярга ярдәм иттеләр. Комбайнга үзләре дә утыралар иде. Ә икенче кызым, Альбина кыюлыгы буенча ир-егетләргә дә биргесез. Тәпи йөри башлагач ук бөтен курчакларын да ташлап, машина белән уйный башлады. Минем белән бергә кырда эшләде. Азрак үсә төшкәч, әбәтләрдә мине алыштыра башлады. Ирешкән уңышларымда кызларымның да өлеше бар, - дип горурлана ул.

Куәтле «тимер ат»ны иярләү кызларда әтиләренә хас көчле характер булуы турында сөйли. Әти кеше исә кызларында иң изге сыйфатларның берсе булган - туган җиргә мәхәббәт хисләрен тәрбияли.

Өлкән комбайнчы яшь буынга да яхшы мөнәсәбәттә.

- Яшьләр арасында тырыш һәм үз эшләренә бөтен күңелләре белән бирелгән механизаторлар бар. Үз эшеңне һәм авыл хуҗалыгын чын күңеленнән яраткан кеше генә зур уңышларга ирешә ала.

Җитәкчелек Римны намуслы, тырыш, алдынгы механизатор буларак бәяли.

- Нәкъ менә аның кебек кешеләр авыл хуҗалыгын алга чыгарырга ярдәм итә, - ди «Урманай» ХПК-5 җитәкчесе Ирек Катеев.

Гүзәл ТИМБАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев