Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рафыйкова Алсу Мөгавия кызын 50 яшьлек юбилее белән балалары, ире, әтисе котлыйлар

Кояш нурлары ак карларны, пакъ җаннарны җылыткан мәлендә - табигатьнең язга тоташкан чорында - 26 февраль көнне Азнакай районы Үчәлле авылында туып, хәзерге вакытта Буралы авылында гомер итүче кадерле хатыным, яраткан әниебез, сөйкемле кызым - Рафыйкова Алсу Мөгавия кызы үзенең бәйрәмен - 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шушы күркәм бәйрәмең...

Кояш нурлары ак карларны, пакъ җаннарны җылыткан мәлендә - табигатьнең язга тоташкан чорында - 26 февраль көнне Азнакай районы Үчәлле авылында туып, хәзерге вакытта Буралы авылында гомер итүче кадерле хатыным, яраткан әниебез, сөйкемле кызым - Рафыйкова Алсу Мөгавия кызы үзенең бәйрәмен - 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Шушы күркәм бәйрәмең белән котлап, сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез.

Яз кебек күңелең көр, кылган гамәлләрең матур, уйларың якты булсын. Изге юлыңнан барганда һәрвакыт шат, мөлаем, эчкерсез, ихлас, тормыштан канәгать булып атласаң иде. Рәхмәтләргә, бәхеткә төренеп, шатлыкларга күмелеп, әти белән бергә сандугачлар кебек сайрашып яшәгез!

Өебезнең кояшы - син,

Һәркемгә җитә җылың.

Әти белән парлы килеш,

Җырлагыз тормыш җырын.

Ул тормышның һәр мизгеле,

Сөенеч белән тулсын.

Гомереңнең һәрбер көне

Туган көн кебек булсын.

Иң изге теләкләр белән балаларың, сөекле ирең, әтиең

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рафыйкова Алсу Мөгавия кызын 50 яшьлек юбилее белән балалары, ире, әтисе котлыйлар