Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Программа уңышлы үтәлде

Районыбызда 2011-2015 елларга "Сәламәтлек" программасы кабул ителгән иде. Инде менә аңа йомгак ясар, нәтиҗәләрне анализлар вакыт та җитте. Программаның ни дәрәҗәдә үтәлеше белән кызыксынып, район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһаповка мөрәҗәгать иттек. -Илдар Фираилович, озак сроклы бу программада бурычлар шактый билгеләнгән иде. Аларның иң мөһиме кайсы һәм куелган максатка...

Районыбызда 2011-2015 елларга "Сәламәтлек" программасы кабул ителгән иде. Инде менә аңа йомгак ясар, нәтиҗәләрне анализлар вакыт та җитте. Программаның ни дәрәҗәдә үтәлеше белән кызыксынып, район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһаповка мөрәҗәгать иттек.
-Илдар Фираилович, озак сроклы бу программада бурычлар шактый билгеләнгән иде. Аларның иң мөһиме кайсы һәм куелган максатка ирешелде, дип саныйсызмы?
-Төп максат итеп халыкны сәламәт яшәүгә тарту, профилактик эшчәнлек алып бару билгеләнгән иде. Әйтергә кирәк, шушы еллар дәверендә районда бу юнәлештә бик күп чаралар оештырылды. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, оешма-предприятиеләрдә хезмәткәрләребез сәламәт яшәү рәвеше алып баруга чакырып, тәмәке тарту, эчүчелек, наркомания кебек яманлыкларның сәламәтлеккә салган зыянын аңлатып, әңгәмәләр алып бардылар, бу темаларга лекцияләр белән чыгыш ясадылар, сорауларга җаваплар, консультацияләр бирделәр. Оешма-предприятиеләр коллективларында хезмәткәрләрнең кан басымын үлчәү, табибка юллама бирүләр оештырылды. Мондый чаралар халык күпләп йөргән зур сәүдә үзәкләрендә дә үткәрелде. Үзләренә булган бу игътибардан азнакайлылар бик канәгать иде, рәхмәтләрне күп җиткерделәр. Гомумпрактика табиблары үз участокларындагы гаиләләргә йөрде. Спорт учреждениеләре, яшьләр идарәсе, мәгариф бүлеге белән берлектә сәламәтлек саклауга, сәламәт яшәүгә багышланган күптөрле чаралар оештырылды. Аларны санап бетерерлек түгел. Административ бинабызда "Здравкласс" профилактика кабинеты ачылды. Анда укучылар, яшьләр һәм төрле категория халык белән әңгәмәләр, очрашулар, класс сәгатьләре үтә. Санитария-гигиена тәрбиясе һәм белеме бирүдә профилактика кабинеты хезмәткәрләре алып барган эшчәнлек республика күләмендә уңай бәяләнде, үрнәк итеп куелды.
Әлбәттә, медицина тикшерүләре, диспансеризация дә профилактик эшчәнлекнең бер юнәлеше булып тора. Узган ел диспансеризация планы 80 процентка үтәлсә, быел аның 91 процент булуы югарыда бәян ителгән чараларның уңай нәтиҗәсе инде ул.
Программада табиблар белән тәэмин ителешне яхшырту бурычы да куелган иде. Ул әлбәттә, хәл итәсе мәсьәләләрнең берсе булып кала. Шулай да, быел районыбызга 12 белгечнең килүе куанычлы күренеш. Маммографиянең дә хәзер үзебездә булуын әйтергә кирәк. Тик менә авыллар өчен күчмә флюорография кабинеты булдыру шулай ук хәл итәсе проблемаларның берсе булып кала.
Тулаем алганда, программада куелган максатларга ирешелде һәм бу башкарылган чараларның йогынтысы алдагы эш нәтиҗәләребездә үз чагылышын тагын да табачак әле. Киләсе елда халык сәламәтлеген саклауга багышланган тагын да киңәйтелгән 2020 елга кадәр сроклы яңа программа кабул ителәчәк.
Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Программа уңышлы үтәлде