Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Притон юк ителде

Азнакай шәһәр прокуратурасы притон тотуда гаепләнгән 34 яшьлек азнакайлы Руслан Хәмидуллинга карата дәүләт гаепләвен яклады. Шәһәрнең күпкатлы йортларының берсендә яшәүче Руслан Хәмидуллин, аңлы рәвештә үз торагын наркотик матдәләр хәзерләү һәм куллану максатында тота. Үзе дә наркотиклар кулланучы буларак, ул түләү максатында спиртлы эчемлек яки наркотик матдә ала. Гаепләнүченең өенә әледән-әле...

Азнакай шәһәр прокуратурасы притон тотуда гаепләнгән 34 яшьлек азнакайлы Руслан Хәмидуллинга карата дәүләт гаепләвен яклады.

Шәһәрнең күпкатлы йортларының берсендә яшәүче Руслан Хәмидуллин, аңлы рәвештә үз торагын наркотик матдәләр хәзерләү һәм куллану максатында тота. Үзе дә наркотиклар кулланучы буларак, ул түләү максатында спиртлы эчемлек яки наркотик матдә ала. Гаепләнүченең өенә әледән-әле полиция хезмәткәрләре килә, анда наркотиклар һәм алкоголь кулланучылар ачыклана. Фатир хуҗасына притон тотуны туктату турында рәсми рәвештә кисәтү ясала, ләкин ул үзенә нәтиҗә чыгармый.

2012 елның март аенда гаепләнүче яшәгән фатирда янә наркотиклар кулланган кешеләр ачыклана. Фатирдан наркотиклар һәм аларны куллану чаралары алына.

Җинаять эше нәтиҗәләрен караганнан соң Р. Хәмидуллин 1 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасына тартыла. Ул аны колониядә узарга тиеш.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев