Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пособие түләүдә үзгәрешләр кертелә

1 июльдән республика территориясендә Россия Федерациясе социаль иминият фондының "Туры түләүләр" дигән пилот программасы тормышка ашырыла башлый. Шушы көннән пособиеләрне эш бирүчеләр түгел, ә дәүләт учреждениесе филиаллары - Россия Федерациясе социаль иминият фондының Татарстан республикасы буенча төбәк бүлекчәсе исәпли һәм акчаны турыдан-туры хезмәткәрләрнең банктагы счетына күчерә яки почта аша җибәрә....

1 июльдән республика территориясендә Россия Федерациясе социаль иминият фондының "Туры түләүләр" дигән пилот программасы тормышка ашырыла башлый. Шушы көннән пособиеләрне эш бирүчеләр түгел, ә дәүләт учреждениесе филиаллары - Россия Федерациясе социаль иминият фондының Татарстан республикасы буенча төбәк бүлекчәсе исәпли һәм акчаны турыдан-туры хезмәткәрләрнең банктагы счетына күчерә яки почта аша җибәрә.


Бу турыда тулырак аңлатуны сорап без социаль страхование фонды төбәк бүлекчәсе 10 нчы филиалының Азнакай бүлекчәсе баш белгече Альбина Хәсәновага мөрәҗәгать иттек.


- Альбина Гыйльметдиновна, "Турыдан-туры түләүләр" проектының төп максаты һәм үзенчәлеге нидән гыйбарәт?
- Вакытлыча эшкә яраксызлык (больничныйлар), йөклелек һәм бала табу, иртә срокта йөклелек белән исәпкә басу, бала туу, бала карау, производствода зыян күрү сәбәпле өстәмә отпуск буенча пособиеләр түләү тәртибе схемасы 1 июльдән тулысынча үзгәрәчәк. Проект эшләүче гражданнарны гарантияле дәүләт пособиеләре белән тәэмин итүне күздә тота.
Пособиеләрнең күләме дә, аларны исәпләү формуласы да үзгәрми, бары тик социаль иминият фонды белән эш бирүче һәм иминиятләнгән хезмәткәр арасындагы бәйләнеш схемасы гына башка төрле булачак.


- Хезмәткәр пособие акчасын алу өчен хәзер кемгә мөрәҗәгать итәргә тиеш була соң?
- Хезмәткәр эш бирүчегә пособиегә хокукын раслаган документлар тапшыра һәм шуңа өстәп пособие күчерелергә тиешле банктагы счетын яки почта адресын күрсәтеп гариза яза. Реквизитларны дөрес күрсәтү зарур, юкса, акча счетка күчмәячәк. Эш бирүче, үз чиратында, әлеге документларны, 5 календарь көннән дә соңга калмыйча, фондның төбәк бүлекчәсе филиалына тапшыра. Фонд филиалы исә исәпләп чыгарып, 10 көн эчендә хезмәткәргә пособие акчасын күчерергә тиеш була.


Әгәр документларны тутыруда хата китсә яки эш бирүче таләп ителгән документларның барысын да тапшырмаса, фондның төбәк бүлекчәсе филиалы бу турыда хәбәр итә, 5 көн эчендә хаталар төзәтелеп яки барлык кирәкле документлар тупланып кире җибәрелә.


Пособие хезмәткәргә вакытында күчерелмәгән икән, димәк, хезмәткәр банк картасы реквизитларын яисә почта адресын дөрес күрсәтмәгән, яки эш бирүче документларны һәм кирәкле мәгълүматны вакытында һәм тулы күләмдә тапшырмаган, яки больничный кәгазен тутырганда хата киткән. Бу уңайдан эш бирүчеләргә дә, хезмәткәрләргә дә игътибарлырак булырга киңәш итәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пособие түләүдә үзгәрешләр кертелә