Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Портал ярдәмгә килә

Районда яшәүчеләр төрле белешмәләр сорап эчке эшләр бүлегенә еш мөрәҗәгать итәләр. Аларны әзерләгәнче һәм иясенә тапшырганчы шактый вакыт үтә. Күп белешмәләрне һәм мәгълүматны РФ дәүләт хезмәтләре порталында (www.gosuslugi.ru) алып була. Моның өчен бары тик анда теркәлергә һәм үзеңнең шәхси кабинетыңны булдырырга кирәк. Эчке эшләр юнәлеше буенча портал аша түбәндәге төр...

Районда яшәүчеләр төрле белешмәләр сорап эчке эшләр бүлегенә еш мөрәҗәгать итәләр. Аларны әзерләгәнче һәм иясенә тапшырганчы шактый вакыт үтә.
Күп белешмәләрне һәм мәгълүматны РФ дәүләт хезмәтләре порталында (www.gosuslugi.ru) алып була. Моның өчен бары тик анда теркәлергә һәм үзеңнең шәхси кабинетыңны булдырырга кирәк.
Эчке эшләр юнәлеше буенча портал аша түбәндәге төр хезмәтләр тәкъдим ителә:
- юл хәрәкәтендә административ хокук бозулар турында белешмә алу;
- утлы коралны, ау, спорт, салкын коралларны һәм патроннар алуга, саклауга, йөртүгә рөхсәт бирүче лицензияләр бирү;
- хөкем ителгәнлек яки хөкемнән азат ителгәнлек, җинаять эзләвендә булганлык яки аның туктатылганлыгы хакында белешмәләр бирү;
- шәхси сак хезмәте буенча һөнәри әзерлек программасы үткән гражданнардан квалификацияле имтихан алу;
- сәяси репрессияләр корбаннарының реабилитацияләнүе хакында белешмәләр һәм архив белешмәләре бирү.
Порталның «Электрон МВД» бүлекчәсенә кереп, башка хезмәтләр хакында да мәгълүмат алырга, үзегезне кызыксындырган сорауларга җавап табарга мөмкин. Интернет аша мөрәҗәгать итүнең өстенлекләре шунда: сайтка тәүлекнең теләсә кайсы вакытында үзегез теләгән урында керә аласыз, чиратлар юк, һ.б. Электрон юл белән белешмәләр алганда нинди документлар кирәк, нинди эзлеклелек буенча эшлисе - порталда барысы да аңлатылган, дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Портал ярдәмгә килә