Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Полиция киемендә Азнакайдагы ялгыз өлкәннәрне талап йөргән

Азнакай шәһәр суды Бөгелмәдә яшәүче, элек тә җинаять җавабына тартылган Агафоновка (1968 елгы, беркайда да эшләми) хөкем карары чыгарды. Ул полиция киемендә кешеләрнең торакларына үтеп кереп, аларның милкен урлаган. Бу максатта ул бары тик өлкән яшьтәге ялгызларны гына сайлаган. Агафонов узган елның август аенда полиция хезмәткәре киемендә, имештер, тикшерүче вазифаларын...

Азнакай шәһәр суды Бөгелмәдә яшәүче, элек тә җинаять җавабына тартылган Агафоновка (1968 елгы, беркайда да эшләми) хөкем карары чыгарды.

Ул полиция киемендә кешеләрнең торакларына үтеп кереп, аларның милкен урлаган. Бу максатта ул бары тик өлкән яшьтәге ялгызларны гына сайлаган.

Агафонов узган елның август аенда полиция хезмәткәре киемендә, имештер, тикшерүче вазифаларын башкару өчен Азнакай районы авылларының берсендәге йортка үтеп керә. Анда законсыз рәвештә тентү уздыра һәм ике костюм кесәсеннән 5500 сум акча урлый. Аннан җинаять урыныннан кача.

Җинаятьче "торак йортка законсыз кермәдем" дип үз гаебен өлешчә генә таныды. Әмма суд дәүләт гаепләүчесе китергән дәлилләр нигезендә карар чыгарды. Суд Агафоновны әлеге җинаятьләре өчен катгый режимдагы төзәтү колониясендә үтү шарты белән 3 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итте. Агафоновның элек тә Татарстан Республикасының башка районнарында урлашу өчен хөкем ителүен исәпкә алып, гомуми җәза срогы 5 елга озайтылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Полиция киемендә Азнакайдагы ялгыз өлкәннәрне талап йөргән