Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Почта хезмәткәрен талаганнар

Азнакай шәһәр суды карары нигезендә гр. Ш. талау, яки чит милекне урлау нияте белән һөҗүм итүдә гаепләнә. Җинаять алдан ук төркем тарафыннан оештырыла. Гаепләнүче кайчы белән коралланып (узган елның сентябрь аенда), Актүбә бистәсендә почта хезмәткәрен көтеп торып, аның сумкасын йолка башлый. Әмма кыю хат ташучы тиз генә бирешергә теләми. Җинаятьче...

Азнакай шәһәр суды карары нигезендә гр. Ш. талау, яки чит милекне урлау нияте белән һөҗүм итүдә гаепләнә. Җинаять алдан ук төркем тарафыннан оештырыла.

Гаепләнүче кайчы белән коралланып (узган елның сентябрь аенда), Актүбә бистәсендә почта хезмәткәрен көтеп торып, аның сумкасын йолка башлый. Әмма кыю хат ташучы тиз генә бирешергә теләми. Җинаятьче аның кулларына берничә тапкыр кайчы белән суга, тагын да куркыту өчен кайчы белән яный. Шуннан соң җинаятьче бауларын кисеп, сумканы алып китә. Сумкада хат ташучының үзенең һәм пенсионерларга биреләсе пенсия акчалары була. Нәтиҗәдә, 171 850 сум күләмендә зыян салына.

Җинаять эшен тикшерү барышында гр. Ш. үз гаебен тулысы белән таный, тикшерү өчен кирәкле башка мәгълүматларны бирә. Ул китерелгән зыянның (шул исәптән мораль зыянның ) бер өлешен кире кайтара. Җинаять җаваплылыгын йомшартучы чараларны һәм тәрбиясендә кече яшьтәге балаларның да булуын исәпкә алынып, суд аңа карата 5 ел сынау срогы белән 7 ел да 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Почта хезмәткәрен талаганнар