Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пенсионерның торак хокуклары якланды

Азнакай шәһәр судында 1925 елгы Агафья Алаеваның торак шартларын яхшырту мәнфәгатьләрендә шәһәр прокуратурасының гаризасы нигезендә суд утырышы булды. Тикшерү барышында 2006 елда Мәсгут авылы Баһманов урамындагы 18нче йортның яшәү өчен яраксыз булуы ачыкланды. Нәтиҗәдә А. Алаеваны киләчәктә торак йорт белән тәэмин итәргә ышандырып, фельдшер-акушерлык пунктына яшәргә урнаштыралар. Ләкин акча булмау...

Азнакай шәһәр судында 1925 елгы Агафья Алаеваның торак шартларын яхшырту мәнфәгатьләрендә шәһәр прокуратурасының гаризасы нигезендә суд утырышы булды.
Тикшерү барышында 2006 елда Мәсгут авылы Баһманов урамындагы 18нче йортның яшәү өчен яраксыз булуы ачыкланды. Нәтиҗәдә А. Алаеваны киләчәктә торак йорт белән тәэмин итәргә ышандырып, фельдшер-акушерлык пунктына яшәргә урнаштыралар.
Ләкин акча булмау сәбәпле, пенсионерга торак бирелми кала. Бу аның торак хокукларын тупас рәвештә бозу булып тора. Яшәү өчен гадәти генә шартлар да булмау сәбәпле, ул Алабугага туганнары янына күчәргә мәжбүр була һәм анда 5 ел дәвамында яши.
Суд киңәшмәсендә Азнакай прокурорының дәгъвалары тулысынча канәгатьләндерелә. Мәсгут авыл җирлеге башкарма комитетына 87 яшьлек пенсионерны төзек, бар шартлары да булган торак белән тәэмин итәргә тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пенсионерның торак хокуклары якланды